Сәламәтлекне саклау рубрикасы буенча яңалыклар
-
Шәфкать туташлары
12 майда бөтен дөньядагы шәфкать туташлары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Үзәк дәваханәнең терапия бүлеге шәфкать туташлары арасында, авырулар фикеренә караганда, иң "йомшак" куллар Алсу Гайнетдиновада. Ул кая да булса китә калса бик авырга туры килә, ди хезмәттәшләре. Агымдагы елда Алсу үз юбилеен билгеләп үтә- аның эшли башлаганына 30 ел...
-
Игелекле эшләр исемлеге
Үзәк район сырхауханәсе белгечләре өчен Бөек Ватан сугышы ветераннарына даими табиблык тикшерүләре гадәткә керде һәм теге яки бу авыруларын нәтиҗәле һәм планлы дәвалау мөмкинлегенә әверелде. Халыкка социаль хезмәт күрсәтүнең комплекслы үзәгендә районның барлык авыл җирлегендәге Бөек Ватан сугышы ветераннарына медицина тикшерүе үткәрелде. "Тикшерүгә 47 ветеран чакырылган иде, әмма сәламәтлекләре какшау...
-
Табибка компьютер аша
Узган атнада ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында видеоконференция режимында үткәрелгән киңәшмә республика сәламәтлек саклау системасында электрон чират системасын кертү мәсьәләсенә багышланган иде. Анда, аерым алганда, электрон чират талоны бирүне системалаштыру кирәклеге турында әйтелде, бу табибларга нагрузканы тигез бүлергә мәмкинлек бирәчәк. Пациентларга исә система кирәкле белгечкә зур чиратта тормаска ярдәм итәчәк. Бүген...
-
Елмаюыгыз матур булсын!
Үз гомерендә теш табибына ярдәм сорап мөрәҗәгать итмәгән кеше юктыр ул, мөгаен. Ашау-эчү, йокыдан калдырган бу авыру хакында дошманыңа да күрсәтмәсен, диләр. Шулай ук бар батырлыгыңны җыеп, курку хисләрен җиңеп теш табибына бару күпләр өчен зур шәхси проблема булып тора. 9 февраль көнне әлеге һөнәр ияләре үзләренең бәйрәмнәрен билгеләп үтә....
-
Массакүләм диспансерлаштыру
Ел башыннан Россиядә мәҗбүри диспансерлаштыру кертелә. Районыбызда ул яңа ел бәйрәмнәреннән соң ук башланды инде. 21 яше тулганнар табибларга өч елга бер тапкыр күренергә тиеш. Гражданнарның калган категориясе - балалар, студентлар һәм пенсионерлар ел саен тикшереләчәк. ЦРБ баш табибы урынбасары Павел Фирсов әйтүенчә, массакүләм диспансерлаштыруның төп максаты - кагыйдә буларак,...
-
Донор көне
11 декабрьдә "Кама Тамагы үзәк район сырхауханәсе" ГАУЗда Донор көне үткәрелде. 113 донор гадәттән тыш хәлләр вакытында паицентларга бик кирәк булган канны түләүсез тапшырды. Кан салу фондына районыбыз кешеләреннән алынган 36 литр кан озатылды. Рәсемдә: Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев беренчеләрдән булып тапшырды.
-
Ашыгыч ярдәм юлда
Салкын көннәр җиткәч сәламәтлеккә аеруча игътибарлы булырга, профилактика чараларын вакытында үткәрергә кирәк. Узган атнада ашыгыч медицина ярдәме йөрәк-кан тамырлары авырулары чакыруы буенча 20, ОРВИ белән авыручыларга 12 тапкыр ярдәмгә ашыккан.
-
Донор көне
11 декабрьдә үзәк район сырхауханәсендә Донор көне үткәрелә. Әлеге әһәмиятле һәм кирәкле акциядә катнашырга теләүчеләргә табиблар кан биргәнче бер тәүлек алдан спиртлы эчемлекләр кулланмаска һәм кичке сәгать 6дан соң ашамаска тәкъдим итә. Кан тапшырырга килгәндә үзең белән паспорт булырга тиеш. Акция cәгать 9да башлана.
-
Үз хокукыгызны якларга курыкмагыз
Авыру дәвалану сыйфатыннан канәгать булмаса, кайда мөрәҗәгать итәргә? Бу сорауга Буада «Татарстан Республикасы мәҗбүри медицина иминләве төбәк фонды» дәүләт учреждениесе филиалы директоры Илсур Гарипов җавап бирә. - Әгәр сез дәвалау вакыты һәм нәтиҗәсеннән канәгать түгел яки аның сәламәтлегегезгә зыян салды дип саныйсыз икән, сезгә мәҗбүри медицина полисы биргән медицина иминләү...
-
Сәламәтлек саклауны модернизацияләү кысаларында
29 ноябрьдә үзәк дәваханәдә ФАП фельдшерларына 35 "Медицина ярдәме» сигнал жилетлары һәм фельдшер сумкалары тапшырылды. Фельдшерларга жилет, сумкалар һәм авыл ФАПлары өчен фонарьлар сәламәтлек саклау министрлыгының Татарстан Республикасында сәламәтлек саклау тармагын модернизацияләү программасы буенча үзәкләштереп кайтарыла. Чарада муниципаль район башлыгы урынбасары Рөстәм Гыйлметдинов катнашты, ул соңгы елларда фельдшерларның эш шартлары,...
-
Табибка электрон язылу
1 декабрьдән Татарстан территориясендә табиб кабул итүенә электрон система эшли башлаячак. Табибка портал, Татарстан Республикасы дәүләт хезмәтләре аша, шулай ук турыдан-туры сәламәтлек саклау учреждениесендә язылырга мөмкин булачак. Әлеге хезмәтне электрон төргә күчерү сәламәтлек саклау системасын модернизацияләүнең федераль программасында каралган.
-
Авыруларга каршы торабыз
Ноябрь бәйрәмнәреннән соң беренче көнне Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты видеоконференция режимында «Татарстан Республикасында грипп һәм ОРВИ буенча эпидемиологик хәл һәм кисәтү чаралары» темасына видеобрифинг үткәрде. Татарстанда агымдагы елның сентябрь-октябрендә грипп һәм ОРВИ белән авыру эпидемик булмаган дәрәҗәдә иде. ОРВИ белән авыру эпидемик чиктән 44,5 %ка түбән булды. Районда грипп белән...
-
Гриппка каршы вакцинация
Республикада гриппка каршы вакцинация башланды. ТРда Роспотребнадзор идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, республика халкының 20-25 проценты ел саен шундый прививка ясата. Хәзер гриппка каршы прививка бердәм прививкалар календарена кертелде һәм, әгәр медицина чикләүләре булмаса, мәктәпкәчә яшьтәге һәм мәктәп яшендәге балалар өчен мәҗбүри. Үзәк район сырхауханәсенә гриппка каршы вакцина якын арада кайтартылачак....
-
Стандартлар буенча авырулар кабул итү
Капиталь ремонттан соң дәваханәнең авырулар кабул итү бүлеге 365 кв.метрга урнашты. Узган җомгада Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Ринат Җәләлетдинов җитәкчелегендәге эшче төркем башкарылган эшләрнең күләмен бәяләде.
-
Демографик хәл
ТР Министрлар Кабинетындагы чираттагы брифинг республикадагы демография хәленә багышланды. ТР сәламәтлек саклау министры айрат Фәррахов аңлатканча, Татарстанда ирләр хатын-кызларга караганда 13 елга азрак яши. Балалар туу саны аз булган районнар - Тәтеш, Чүпрәле арасында безнең район да бар. бу районнарда балаларның аз тууы һәм үлүчеләрнең күп булуы сәбәпле, Айрат Фәррахов...