Эш үз бизнесы рубрикасы буенча яңалыклар
-
Бизнес-платформа
Татарстан Республикасында "Бизнес-платформа" интернет мәйданчыгы эшли (https//www.business-pIatform.ru). Бизнес-платформа- ул бизнес- проект авторларын һәм потенциал инвесторларны он-лайн режимында берләштерергә мөмкинлек бирүче ресурс. Бу ресурс проектлар кую өчен интернет-мәйданчык биреп кенә калмый, һәр проект өчен финанслау сайлауны, бизнес-планлаштыруны һәм анализны да күздә тота. Бизнес-платформага проект авторы аны тормышка ашыруның теләсә-кайсы стадиясендә мөрәҗәгать...
-
Эшмәкәрлекне хуплап
Районда эшмәкәрлекне үстерү шартларын яхшырту эше дәвам итә, җитештерү тармагына аерым игътибар бирелә. Кичә авылара үзәк китапханәдә сәгать 11дә Татарстан Республикасында эшмәкәрлекне хуплау үзәге директоры Артем Наумов кече һәм урта бизнесны хуплау программаларын (лизинг-грант һәм башкалар) гамәлгә кую мәсьәләсе буенча район эшмәкәрләре белән очрашты.
-
Яңа сауган сөт сездән ерак түгел
Күптән түгел райпоның "24 сәгать" кибете киштәсендә "Свежее молоко» дигән язу пәйда булды. Ачыкланганча, райпо җитәкчелеге суытылган сөт китергә КФХ җитәкчесе Алексей Попов белән килешү төзегән. Аның фермер хуҗалыгы Даныш авылында урнашкан. Яңа сауган сөт кибет сатучылары заявкасы буенча китертелә. Сөт салу өчен киштәдә сары төстәге термос тора. Сөтне үз...
-
Киләчәккә өч адым
4 сентябрьдә авылара үзәк китапханәдә эшмәкәрлекне үстерү буенча иҗтимагый совет утырышы булды, анда попечительлек советы сайланды. Утырышны МР башлыгы Зөфәр Гарәфиев һәм "Маркетинг-сервис Бюро" директоры Рафик Шәйхетдинов алып барды. Рафик Әгъзам улы катнашучылар игътибарына "Районда МСП үстерү динамикасын арттыру" пилот проектының попечительлек советы турындагы положениесен тәкъдим итте. Нәтиҗәдә утырышта катнашучылар...
-
Конкурс заявкалары кабул ителә
Лизинг җиһаз килешүе (ЛИЗИНГ-ГРАНТ) буенча беренче взнос түләүгә кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары чыгымнарын субсидияләү буенча конкурс сайлап алуында катнашырга теләгән эшмәкәрләр игътибарына 2014 елның 2 сентябреннән 2 октябрьгә кадәр «Җиһазлар лизингын үстерү: җиһазлар лизингы (ЛИЗИНГ-ГРАНТ) килешүе буенча беренче взносны (аванс) түләү чыгымнарын субсидияләү» чарасы кысаларында субсидия формасында дәүләт ярдәме...
-
Матур гаилә – ил терәге
Олы Кариле авылында йортлары каршында ук елмаеп каршы алды безне Сания апа. Ишек алдына узгач, Мансур абыйны күреп алдым. Сарайдан буйлы гына егет күренде. «Бу безнең Маннурыбыз», -диде хуҗабикә, кечкенә уллары белән таныштырып. Бик матур, зәвык белән җиһазланган өй эчендә безне Галимҗановларның кызлары - Казанда 7нче дәваханәнең реанимация бүлегендә шәфкать...
-
Умартачылык берлеге
Павел Порошин 1992 елда умартачы-транспорт йөртүче белгечлеге буенча Тәмте училищесын тәмамлый. Вера Колесовада, Булат Фатыйховта белем алган, хәзер аларга җитди конкурент булып тора. Ул үзе Шылангыдан һәм Павел бал җитештерүне агымга куйган. Бүген ул 170 умарта оясы тота һәм бу чик түгел, башка елларда умарталары 200 данәгә кадәр җиткән. Уңышка...
-
Тәҗрибәсе кыйммәт
Тәмтедә оештырылган күргәзмәдә Красновидовдан килгән Михаил Кирсанов иң тәҗрибәле умартачы иде. Ул 35 ел умартачылык белән шөгыльләнә. Хатыны Анна күптән инде аның төп булышчысы. Бүген алар 70 баш умарта оясы карый һәм бу алар практикасында иң зур күләм түгел әле. -Улларыбыз шәһәрдә яши, умарталар белән әллә ни кызыксынмыйлар, эшкә өйрәтеп...
-
Эшмәкәрләр өчен яңа мөмкинлекләр
Кичә районда эшмәкәрләр Икътисад министрлыгы, эшмәкәрләргә ярдәм итү үзәге, район хакимияте вәкилләре белән очрашты. Аксубай, Нурлат, Кайбыч, шул исәптән безнең район кече һәм урта бизнесны үстерү динамикасын арттыру буенча республиканың пилот проектына кертелде. Проектның максаты - 2016 елга эшмәкәрлектә җитештерү күләме әйләнешен 30-45 процентка арттыру. Утырышны ТР икътисад министры Мидхәт...
-
Иҗтимагый совет утырышы
14 августта сәгать 10.00дә район мәдәният йортында кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү буенча ТР Икътисад министрлыгы, ТР Президент аппараты, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, ТР туризм буенча дәүләт комитеты вәкилләре катнашында иҗтимагый совет утырышы үткәрелә. Утырышның темасы - "Район территориясендә кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү перспективасы". Теләге булган һәркем...
-
Үз эшен ачкан
Миңниса Миңнуллина тумышы белән Шәпкә авылыннан. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Казанга китә, анда кияүгә чыга, балалар үстерә. Озак еллар "Оргсинтез" заводы профилакторийсендә повар булып эшли. Узган елны Миңниса үз эшен ачарга була. Авылга күченә, бина карый һәм икмәк пешерергә алына. Бүген ХППда аның мини-перканясы авыл чикләреннән дә таныш. - Мин макарон...
-
Килешеп эшләргә кирәк
Узган чәршәмбедә эшмәкәрләр конференциясендә Кама Тамагы муниципаль районы эшмәкәрләренең иҗтимагый советы сайланды. Әлеге киңәшмә иҗтимагый совет турындагы положение проектын тикшерүдән башланды. Эшмәкәрләр аның эшенә кагылышлы берничә төзәтмә кертте. Аларның бер өлеше кертелде. Аерым алганда, хәзер совет эшендә аның составына кермәгән эшмәкәрләр дә (тавыш бирү хокукыннан тыш) катнаша ала. Эшчәнлекне гамәлгә...
-
Эшмәкәрләр конференциясе
Бүген Татарстан Республикасы сәүдә-сәнәгать палатасы, Татарстан Республикасы Иҗтимагый совет, Татарстан Республикасында кече һәм урта бизнес предприятиеләре ассоциациясе вәкилләре, Кама Тамагы муниципаль район җитәкчеләре һәм эшмәкәрләр катнашында эшмәкәрләр конференциясе булды. Конференциядә Кама Тамагы муниципаль район эшмәкәрләренең иҗтимагый советы сайланды.
-
Сораулар элеккечә күп
Узган җомгада районда эшмәкәрләрнең һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан конференция үткәрелде. Биредә күтәрелгән мәсьәләләр ел саен үзгәрешсез кала. Элеккечә җир бирү мәсьәләсе күпләрне борчый. Узган атнада гына газетада кибет хуҗаларының гына түгел, фермерларның да җирне рәсмиләштерүдә кыенлыклар кичерүе турында язып чыккан идек. Ә фермерлык республикада өстенлекле позициядә тора. Шул ук вакытта фермерлар...
-
Конструктив диалог кысаларында
Узган сишәмбедә ТР Министрлар Кабинетында кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү һәм хуплау мәсьәләләренә багышланган брифинг үткәрелде. Брифингта ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов һәм аның урынбасары - эшмәкәрлекне хуплау департаменты җитәкчесе Рөстәм Сибгатуллин катнашты. Аерым алганда, Мидхәт Шаһиәхмәтов элек игълан ителгән барлык хуплау программаларының гамәлдә булуын хәбәр итте, игълан ителгән конкурслар...