Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Эш үз бизнесы

Килешеп эшләргә кирәк

Узган чәршәмбедә эшмәкәрләр конференциясендә Кама Тамагы муниципаль районы эшмәкәрләренең иҗтимагый советы сайланды. Әлеге киңәшмә иҗтимагый совет турындагы положение проектын тикшерүдән башланды. Эшмәкәрләр аның эшенә кагылышлы берничә төзәтмә кертте. Аларның бер өлеше кертелде. Аерым алганда, хәзер совет эшендә аның составына кермәгән эшмәкәрләр дә (тавыш бирү хокукыннан тыш) катнаша ала. Эшчәнлекне гамәлгә...

Узган чәршәмбедә эшмәкәрләр конференциясендә Кама Тамагы муниципаль районы эшмәкәрләренең иҗтимагый советы сайланды.

Әлеге киңәшмә иҗтимагый совет турындагы положение проектын тикшерүдән башланды. Эшмәкәрләр аның эшенә кагылышлы берничә төзәтмә кертте. Аларның бер өлеше кертелде. Аерым алганда, хәзер совет эшендә аның составына кермәгән эшмәкәрләр дә (тавыш бирү хокукыннан тыш) катнаша ала. Эшчәнлекне гамәлгә кую өчен совет учреждениеләрдән, финанс-хуҗалык эшчәнлеге турындагы һәм коммерция сере булган документлардан кала, эш өчен кирәкле документларны сората ала. Хәзер совет составына дәүләт органы һәм коммерция булмаган башка оешмалар вәкилләре дә керә ала. РФ законы нигезендә советның киңәшмә функциясен законлы итәргә үзгәртү дигән төзәтмә кертеп булмады.

Положениене раслап, конференциядә катнашучылар исәп комиссиясен сайлады һәм совет әгъзалыгына кандидатлар исемлеген тикшерүгә куйды. Составның сан ягын алдарак билгеләгәннәр иде - 21 кеше. Положение нигезендә советның өчтән икесен эшмәкәрләр, өчтән берен үзидарә вәкилләре тәшкил итәргә тиеш. Җирле хакимият органы кандидатурасын конференция рәисе, МР башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин укыды. Тавыш бирү исемлегенә эшмәкәрләрдән 30 кандидатура кертелгән иде. Яшерен тавыш бирү юлы белән күпчелек тавыш җыйган 15 эшмәкәр сайланды. Дүрт кеше тавышларның максималь күләмен җыйды, шуңа күрә бер кандидатны алу мәсьәләсе туды. Эшмәкәр Наил Сиразаев үз кандидатурасын алды.

Шулай итеп, районның иҗтимагый советына эшмәкәрләр Наил Вазыйхов, Дамир Вафин, Леонид Нагаев, Әхмәт Биккенин, Нина Колчина, Ислам Вәлиев, Рамил Галимов, Сергей лядов, Рим Хөснетдинов, Татьяна Маслакова, Миңзифа Дәүләтшина, Әхмәт зыятдинов, Олег хахалев, Анна Камонина, МР башкарма комитет җитәкчесе Айрат Малюков, МР башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Дмитрий Юманов, МР башлыгы киңәшчесе Юрий Ильин, яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Альберт Ильин, Совет юристы Мария Бисярина, оештыру бүлеге җитәкчесе Марина Сорокина, Кама Тамагы штп җирлеге башлыгы урынбасары Нияз Камалиев керде. Иҗтимагый совет рәисе итеп Наил Вазыйхов сайланды.

Конференциядә яңгыраган чыгышлардан берничә өземтә: айрат Малюков: «Нинди состав сайлануына карамастан, иҗтимагый советның эшләвенә бөтен көчемне куячакмын. Эшмәкәрләрнең хакимияткә карашы үзгәрер, дип өметләнәм».

ТР Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Мөнир Гафиятуллин: «Иҗтимагый советның төп максаты - төбәкне үстерүдә җирле үзидарә органнарына ярдәм итү. Моннан тыш, иҗтимагый советларга контрольдә итү функциясе бирү мәсьәләсе тикшерелә, бу аның вәкаләтләрен шактый арттырачак». ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе урынбасары Артур Николаев: «ССПда төрле юнәлештәге 26 комитет эшли. Безнең уртак бурыч - эшмәкәрлеккә кагылучы законнарга экспертиза».

Аерымлыкка карамастан, эшмәкәрләр хезмәттәшләре Илнур Хөснуллин проблемасы уңаеннан борчу белдерде. Ул 10 ел элек районда шәһәрара автобус рейсын җайга салган иде. Бүген ул балл саны буенча Казан фирмасына тендерны оттырырга мөмкин. Шоферлар эшсез, район бюджеты салымнарсыз калачак, расписание үзгәрәчәк. Бу фирманың элгәрегесе кебек төгәл эшли алу-алмавы билгесез. Конференциядә эшмәкәрне яклап имзалар җыелды. ТР Кече һәм урта бизнес ассоциациясе президенты Хәйдәр Хәлиуллин әлеге мәсьәләне хәл итә алырлык инстанцияләргә хат юллаган.

Эшмәкәрләребезнең бердәмлеген күрсәткән тагын бер факт - конкурста катнашучылар өчен костюм сатып алуга акча җыю. Әлеге үтенеч белән эшмәкәрләргә район мәдәният йорты методисты Лера Киселева мөрәҗәгать итте. Нәтиҗәдә, ТР Кече һәм урта эшмәкәрлек ассоциациясе алар исәбенә 5000 сум күчерде һәм залда эшмәкәрләрдән 8880 сум акча җыелды. Конференция шау-шулы булды. Эшмәкәрләр хакимият органнары һәм эшмәкәрләр җәмгыятенең үзара эшен кем тәэмин итәчәген, кемнең алар мәнфәгатен яклаячагын дүрт сәгать хәл итте. Состав ачыкланды, эш - район үсеше мәсьәләсенә килешеп якын килүдә калды.








Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев