Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Эш үз бизнесы

Матур гаилә – ил терәге

Олы Кариле авылында йортлары каршында ук елмаеп каршы алды безне Сания апа. Ишек алдына узгач, Мансур абыйны күреп алдым. Сарайдан буйлы гына егет күренде. «Бу безнең Маннурыбыз», -диде хуҗабикә, кечкенә уллары белән таныштырып. Бик матур, зәвык белән җиһазланган өй эчендә безне Галимҗановларның кызлары - Казанда 7нче дәваханәнең реанимация бүлегендә шәфкать...

Олы Кариле авылында йортлары каршында ук елмаеп каршы алды безне Сания апа.

Ишек алдына узгач, Мансур абыйны күреп алдым. Сарайдан буйлы гына егет күренде. «Бу безнең Маннурыбыз», -диде хуҗабикә, кечкенә уллары белән таныштырып. Бик матур, зәвык белән җиһазланган өй эчендә безне Галимҗановларның кызлары - Казанда 7нче дәваханәнең реанимация бүлегендә шәфкать туташы булып эшләүче мөлаем кыз Алинә һәм аның 4 сыйныфка күчкән сеңлесе Алсинә көтә иде. Өйгә алар турында газета-журналларга язучы хәбәрчеләр көн дә килеп тормаса да, бу гаилә әгъзаларына ят күренеш түгел иде. Алар безгә түрдән урын тәкъдим итте. Балалар да, әти-әни дә җыелышып утыргач, мин соклану хисләре кичердем. Балаларның олысы да, кечесе дә әти-әнисенә олы ихтирам белән карый, алар арасындагы җылылык, туганлык хисләре беренче караштан күзгә ташлана. Әлбәттә, безне гаилә тарихы кызыксындырды. Икенче уллары Кама Тамагында МЧСта эшләүче ветеринария белгечлегенә уку йорты тәмамлаган Айнур: «Сорагыз әле, сорагыз, безнең дә бик беләсебез килә» диде ярым шаяртып. «Икебез дә шушы авылдан инде без...», - дип башлаган иде хуҗабикә. Мансур абый дәвам итте: «8 классны бетереп, Казанга киттем, училищеда токарьлыкка укыдым. Ике ел 16нчы заводта эшләдем. Менә Сания апагыз дип кайттым, ахры, кире туган авылга». «Яшь чакта бергә уйнап үстек. Икебезнең дә әти-әни фермада эшли иде. Шул ферма юлларында киләчәккә өметләр туды». Асия апа һәм Миңнегөл апа гомер буе сыер савучы хезмәтен башкара. Миңнегөл апаның вафатына ике ел. Мансур абый әнисенең туганы Миңзифа апа тәрбиясендә дә күп була. «Балалар кечкенә вакытта күршедә генә яшәүче әнием дә бик булышты, ә Миңзифа апа тормышыбызда төп киңәшчеләребезнең берсе. Без аларга бик рәхмәтле». «2010 елда, Аллаһы Тәгаләгә тапшырып, үз эшебезне башлап җибәрдек. Район башлыгы Зөфәр Галимулла улы безгә юнәлеш бирде, һәрвакыт, без бу фермер хуҗалыгын беренчеләрдән оештыргангамы, булышып, безнең хәлне белешеп тора. Үзем ферма мөдире вазыйфасын башкарганда алган тәҗрибәмне, терлекчелек тармагында кирәк булган белемемне кулланып эшкә җигелдем. Кырчылык мәсьәләсендә Рәис абый Заһиров ярдәмгә килә, төпле киңәшләрен бирә. Җиңел димәс идем, җаваплылыгы зур, мәшәкате дә күп төрле! Олы улым - үз гаиләсе белән авылда торучы Илнар - төп терәгебез. Техникада ул эшли һәм хатынымның энесе Хәниф, ул комбайнда да урдыра. 15 гектар җиргә арпа чәчтек, терлеккә ашлыкка. Үзебезнең печән җиребез дә бар - 46 гектар». «Балаларыбызны эшкә өйрәтеп үстерәбез. Менә төпчегебез Алсинә дә яшелчәләрне үстерергә, каз-чебешне карарга булыша. Апасы өй эчендәге бар эшне башкара. Һәрберсе үз вазыйфасын белә. Маннур атлар белән мәшгуль. Сабантуйда ат чабышында катнашып, быел Салтыкта икенче, районда дүртенче булды. Алар тик торуны белми»,- ди Сания апа. - Сез һаман эш тә, эш дисез, ә ял итәсезме соң? - Әлбәттә, табигатькә чыгып, гаиләбез, туганнарыбыз, кода-кодагыйлар белән шашлык кыздырып, ял итәргә дә җай чыга. Бик күңелле була ул минутлар. -1985нче елда өйләндем, 1986да бу тормышны кора башлаган идем, һаман корам. Җирдә үз тиребезне түгеп тапкан малга сөенеп, бәрәкәтен күреп яшәргә насыйп булды. Алга таба балаларыбыз да чын хуҗаларча яшәрләр, дип уйлыйбыз. Киләсе елда бу матур гаиләгә нигез салынуга 30 ел була. Аларда чыннан да ир - баш, хатын - муен икәне күренеп тора. Бер-берсен аңлап, һәрвакыт ярдәм итәргә әзер булып яшәмәсәләр, әлеге гаилә бу кадәр абруй казана алмас иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X