31 май 2012 яңалыклары
-
Кама Тамагы бүген һәм 55 ел элек
(Дәвамы) Сөйки кичүендә быел куәтле "Фоника гипс" производство комплексында гипстан продукция җитештерү башлана. Элеккеге колхоз һәм совхоз басуларында экологик яктан чиста продукция җитештерелә. Җиләк-җимешне эшкәртү производствосын булдыру өчен инвесторлар табылыр, дип өметләнәм. Мин аларны куллану проблемасын үз тәҗрибәмдә сынадым. Район хакимияте бюджетның үз кереме дотацияне артып китсен өчен күпне эшли....
-
Вакыты чыккан булмасын
ТР Госалкогольинспециясе җәйге чорга «Вакыты чыкмасын» акциясе игълан итә. Акция бөтен республика территориясендә үткәрелә. Хәзерге вакытта контрольдә тотучы органнарның кибетләрне тикшерү мөмкинлеге закон нигезендә чикләнгәнлектән, кулланучылар хокукын бозуга гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм шикаятьләре тикшерү өчен нигез була ала. Районда «кайнар линия» телефоннары эшли: 884377-2-15-60. Сатыла торган продукциянең яраклылык вакытына һәм саклау...
-
Циркка бардык
26 майда без Казанга Мәскәүнең Никулин циркы тамашасын карарга бардык. Безгә әлеге чыгыш, бигрәк тә, "Три толстяка" клоуннары ошады. Күңелне җилкендерүче "Нимфа" (Һава трапециясе), "Денди", "Парфюмер" (эквилибр), "Куртизанка" (һава боҗрасы) номерларын карадык. Барлык артистлар да шундый сыгылмалы, көчле. Тамашачылар аларны җылы алкышлады. Программа ахырында фонтанлы, су, ут һәм төрле төсләр...
-
Хәрби исәпне оештыру һәм алып бару
29 майда Куйбышев Затон штпда ТР җирле үзидарә органнарында запаста булган гражданнарны броньлау һәм хәрби исәпне алып баручы җаваплы кешеләр җыены булды.
-
Нәтиҗәләр 10 көннән соң
РОО 11 сыйныф укучылары һәм аларның ата-аналарына имтихан нәтиҗәләре тапшырганнан соң 10 көн үткәч кенә билгеле булуын хәбәр итә. Биология һәм тарих буенча 28 майда тапшырылган имтихан нәтиҗәләре 7 июньнән соң гына, 31 майда рус теленнән бирелгән имтихан нәтиҗәсе 12 июньдә билгеле булачак.
-
Дәүләт хезмәте күрсәтү турында
30 майда ТР икътисад министрлыгында видеоконференция режимында "Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында" 210 нчы ФЗН гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча муниципалитетлар белән киңәшмә үткәрелде. Анда ведомствоара эшләүне электрон төрдә оештыру мәсьәләсе күтәрелде. Әлеге закон нигезендә агымдагы елның 1 июленнән җирле үзидарәләр күрсәткән барлык хезмәтләр регламентланырга тиеш.
-
Игелекле эш
Шәпкә авылында туып үскән, хәзерге вакытта уку йорты студенты Илнар Шәйхетдинов ел саен үз теләге белән яр кырыена агачлар утырта. Быел ул 150 данә үсенте әзерләп, аны бер үзе Шүрәле урманы янына утырткан.
-
Азыгына карап ите дә, сөте дә
28 майда "Кама Тамагы" АХПның Сөйки бүлекчәсе базасында 2012 елга югары сыйфатлы азык әзерләү мәсьәләсенә багышланган семинар-киңәшмә булды. Семинар эшендә Буа, Яшел Үзән, Кайбыч, Апас, Чүпрәле, Тәтеш, Лаеш, Югары Ослан районнары катнашты.