Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хәрби исәпне оештыру һәм алып бару

29 майда Куйбышев Затон штпда ТР җирле үзидарә органнарында запаста булган гражданнарны броньлау һәм хәрби исәпне алып баручы җаваплы кешеләр җыены булды.

Район мәдәният йортына Идел аръягы зонасы районнарыннан килгән җаваплы кешеләр җыелды. Чара эшендә муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Рамазанов, ТР Министрлар кабинеты аппаратының икенче бүлек җитәкчесе Вадим Сафиуллин, ТР Министрлар
Кабинеты аппаратының икенче бүлек киңәшчесе Рәшит Ахунов, ТР ВК (АСУ буенча) бүлек җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Валерий Абдуллин, ТР ВК бүлеге җитәкчесе ярдәмчесе Денис Зайцев һәм Кама Тамагы районында ТР Хәрби комиссариат бүлеге җитәкчесе Дамир Сергеев катнашты.
Илдар Рамазановның кереш сүзеннән соң Вадим Сафиуллинга семинар эшенең максатын ачыклады, катнашучыларга алар көн саен башкарган кирәкле һәм мөһим эшләре өчен рәхмәтен әйтте.
Аннары җыелыш барышына Рәшит Ахунов кушылды. Икенче бүлекнең баш киңәшчесе хәрби исәпне алып баручы һәм хәрби хезмәткә алынырга тиешле запаста булган гражданнарны броньлау белән шөгыльләнүче җаваплы кешеләрне ТР МСУ органнарында хәрби исәпне алып бару эше һәм 2011 елда ТРда броньлаштыру һәм агымдагы елга бурычлар белән таныштырды. Шулай ук катнашучылар игътибарын хәрби исәпне алып бару эшен оештыру мәсьәләсендәге закон бозуларга һәм кимчелекләргә, запастагы гражданнарга бронь бирү буенча ТР төбәк комиссияләренең төп функцияләренә юнәлдерде.
Моннан тыш, Рәшит Ахунов узган елда ТР МСУ органнары арасында хәрби исәпне алып бару һәм запастагы гражданнарга бронь бирү эшен оештыру һәм алып бару смотр- конкурсы, аны үткәрү бурычлары һәм тәртибе турында сөйләде, җиңүчеләрне атады.
Аны Валерий Абдуллин алыштырды. Ул МСУ органнарында башлангыч хәрби исәпне алып бару турында сөйләде, ә Денис Зайцев - авыл җирлекләрендә субвенцияне максатчан куллану турында әйтте.
Республика семинары эшенә йомгакны Дамир Сергеев ясады. Ул инструктор-методик җыенны үткәрүдә турыдан-туры катнашучыларның барысына да рәхмәтен белдерде, шулай ук бу эштә иң яхшы һәм начар эшләгән МСУларны ачыклау мөмкинлеген биргән мондый очрашулар үткәрү кирәклеген һәм хәрби исәпне оештыру һәм авыл җирлекләрендә яшәүче запастагы гражданнарга бронь бирүдә кимчелекләрнең күп булуын күрсәтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X