Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Азыгына карап ите дә, сөте дә

28 майда "Кама Тамагы" АХПның Сөйки бүлекчәсе базасында 2012 елга югары сыйфатлы азык әзерләү мәсьәләсенә багышланган семинар-киңәшмә булды. Семинар эшендә Буа, Яшел Үзән, Кайбыч, Апас, Чүпрәле, Тәтеш, Лаеш, Югары Ослан районнары катнашты.

Чараның пленар өлешен котлау сүзе белән Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев ачты. Ул авыл хуҗалыгы предприятиеләре эш күрсәткечләрен яктыртты, кунакларны район тормыш эшчәнлеге, соңгы еллардагы казанышлар белән таныштырды.
Зөфәр Галимуллович районның хуҗалык итүнең Россиянең кайбер өлкәләрендә, шулай ук чит илләрдә үзен танытып өлгергән кече формаларын үстерүгә һәръяклап ярдәм итүен билгеләп үтте.
ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Таһир Таһирҗанов чыгышы азык җыю техникасы торышына багышланган иде. Ул бүген республика хуҗалыкларында 2 мең берәмлектән артык чапкыч, шул исәптән 250 берәмлектән артык үзйөрешле чапкыч, 1000 берәмлек үзйөрешле комбайн булуын әйтте. КСК-100гә күчергәндә аларга эшләнеш 500 гектардан артык урып-җыю мәйданы туры килә.
Министр урынбасары билгеләп үткәнчә, техникага мондый югары эшләнешкә бәйле рәвештә, азык җыю техникасын вакытында әзерләү һәм сыйфатлы ремонтлау аеруча көнүзәк. Бүгенге көнгә зонаның барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә азык җыю техникасы тулысынча әзер түгел, димәк, тоткарлыклар, тик торулар булачак, бу исә вакытында җыеп алынмаган азык сыйфатына тәэсир итәчәк.
ТР авыл хуҗалыгы азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хазипов үзенең чыгышында агымдагы елның 4 аенда зонаның терлекчелек тармагындагы эш йомгаклары һәм югары сыйфатлы азык хәзерләү чаралары турында сөйләде.
Ул сөт җитештерү, терлекләр һәм кош-кортлар санын яңарту буенча күрсәткечләрнең начар булмавын билгеләп үтте. Зонаның азык әзерләүгә керешмәгән хуҗалыкларын тәнкыйтьләде. Узган елгы азык әзерләү нәтиҗәләре һәм азык запасын саклау шартлары шартлы бер баш терлеккә 45 центнер азык берәмлеге күрсәткеченең бары тик сан мөнәсәбәтендә генә яхшы булуын күрсәтте. Азык сыйфатын, аны саклау шартларын яхшыртырга кирәк.
ТРда терлекчелек продукциясе җитештерүнең үзкыйммәте структурасында терлек азыгына тотылган чыгымның (якынча 60 %), азыкны җыеп алуның технологик циклын һәм саклау шартларын үтәмәүнең зур өлеш алып торуы билгеләп үтелде.
Министр урынбасары әйтүенчә, терлек азыгының түбән сыйфатына күпьеллык үләннәрнең картаюы да тәэсир итә, зона хуҗалыкларында аларның мәйданы бик зур, шулай ук кайбер хуҗалыкларда үләнне биек калдырып чаптыралар, кайберләрендә ул оптималь фазадан ерак.
Семинарга биоконсервантлар җитештерүчеләр дә чакырылган иде, алар үз продукцияләрен тәкъдим итте.
Семинарның практик өлеше Сөйки терлекчелек комплексын, бүлекчәнең азык җыю паркының әзерлеген, биоконсервантлар күргәзмәсен карауга багышланган иде.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе һәм бүлекчә белгечләре очрашуда катнашучыларга терлек азыгы салу өчен сенаж базларын әзерләүгә төп таләпләр, консервантлар куллану техникасы турында сөйләде. Терлекчелек биналарын терлекләрне кышлатуга әзерләүне ничек алып баруларын күрсәттеләр һәм сөйләделәр. Кунаклар басуда бүлекчәне азык җыю техникасы белән дә танышты.
Очрашу ахырында югары даирә кунаклар, семинарда катнашучылар авыл хуҗалыгы форумы хуҗаларына чараны югары дәрәҗәдә оештырган өчен рәхмәтләрен әйтте, урыннарда тәҗрибә уртаклашырга һәм җитештерүнең заманча технологиясе турында белергә мөмкинлек биргән мондый очрашуларның нәтиҗәлеген билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев