Кама Тамагы бүген һәм 55 ел элек
(Дәвамы) Сөйки кичүендә быел куәтле "Фоника гипс" производство комплексында гипстан продукция җитештерү башлана. Элеккеге колхоз һәм совхоз басуларында экологик яктан чиста продукция җитештерелә. Җиләк-җимешне эшкәртү производствосын булдыру өчен инвесторлар табылыр, дип өметләнәм. Мин аларны куллану проблемасын үз тәҗрибәмдә сынадым. Район хакимияте бюджетның үз кереме дотацияне артып китсен өчен күпне эшли....
(Дәвамы)
Сөйки кичүендә быел куәтле "Фоника гипс" производство комплексында гипстан продукция җитештерү башлана. Элеккеге колхоз һәм совхоз басуларында экологик яктан чиста продукция җитештерелә. Җиләк-җимешне эшкәртү производствосын булдыру өчен инвесторлар табылыр, дип өметләнәм. Мин аларны куллану проблемасын үз тәҗрибәмдә сынадым. Район хакимияте бюджетның үз кереме дотацияне артып китсен өчен күпне эшли. Моны булдыру өчен без, иң элек хакимиятне яратмаучы гына булып түгел, район икътисадын торгызуда җаваплы катнашучылар булырга тиешбез. Иминлегебез турыдан-туры безгә, район халкына бәйле. Минем буынга кечкенәдән үк Совет кешесе өчен иң мөһиме дәүләт мәнфәгате дип өйрәттеләр, ә гомумкешелек кыйммәтләре икенче планга күчерелде. Әлеге лозунг астында бездә "яхшы" патшага һәм аның даирәсенә сукырларча инану тәрбияләделәр. Мин классыбыз кебек үк 1953 елда тарих укытучыбыз Ф.А.Яранов Сталинның үлеме турында хәбәр иткәч еладым, чөнки көне-төне хезмәт халкының һәм без, балаларның иминлеге турында кайгырткан юлбашчы (милли лидер) вафат булгач, ничек итеп бәхетле яшәүне күзалдына да китерә алмадым. Еллар үткәч кенә моның алай түгел икәнлеген аңладым. 1960 елда мине партиягә кабул иткәч чын күңелемнән горурландым, ә элегрәк диктанттан икеле алганым өчен классташларыма караганда берничә айга соңрак комсомолга кабул итмәгәч, бик кыенсындым. Без, Мәскәү шәһәре ВУЗлары комсомол оешмалары җитәкчеләре 1963 елда Кремльнең съездлар сараенда трибунага чыккан Н.С.Хрущевны ничек итеп алкышлавыбызны хәтерлим (ул вакытта мин Мәскәү инженер- физика институтында укый һәм комсомол комитеты секретаре урынбасары идем). Мин СССР җитәкчеләренә ышандым һәм якты киләчәк, хәтта коммунизм турында хыялландым. Бүген инде Сталин вафаты уңаеннан елыйсым, Н.С.Хрущевны һәм хөкүмәтнең аннан соңгы барлык җитәкчеләрен көчле алкышларга күмәсем килми. Безне коммунизмга: "Һәркемгә сәләтенчә, һәркемгә ихтыяҗынча" принцибы буенча җәлеп иттеләр. Ягъни, булдыра алганча эшлисең, күпме телисең, нәрсә телисең, шулкадәр ашыйсың һәм кулланасың. Әлеге принципның мәгънәсезлеген аңлыйсың, әмма сиксән елдан артык вакыт үткәч аңардан баш тартуы авыр. 2011 елның 1 декабрендә музыка мәктәбенең актлар залында муниципаль район башлыгының йорт һәм урамнар өчен җаваплы кешеләре белән очрашуы вакытында әлеге принципның никадәр тирәнгә кереп киткәнлеген аңладым. Бирелгән сорауларның күбесе иждивенчылык характерында иде. Үзе яшәгән йорт подъездын кар яки пычрактан чистартуны оештыруны муниципаль район башлыгыннан таләп иткән халык моны йортларда яшәүчеләрдән җыелган акча хисабына гына оештыра ала. Кешеләр ишек алды җыештыручыны үзләре яллый ала һәм аңа хезмәте өчен ул сораган хакны түләргә тиеш. Муниципаль район башлыгы белән очрашуда бер ишләре лампочка алыштыруны һәм күпфатирлы йорт подъездындагы чыбыкны җимерүчене табуны таләп итте, ә шул вакытта фатирларның үзләренеке икәнен онытты. Икенчеләре исә подъезд янындагы чокырны күмүне үтенде, өченчеләре- үзләре үк пычраткан чишмә суы чыганагын төзекләндерүне вәгъдә итүне искә төшерде. Әлеге коедан нигездә үзләре су алучы халыкка бирелгән кран һәм боҗраларны кулланып, җәмәгать башлангычында боҗраларны куерга дигән башлык үтенеченә: "Күпчелеге теләми, ә теләк белдергәннәре үзләре генә булдыра алмый", дигән җавап алынды. Дүртенче кеше исә кеше яшәмәгән аерым торак йортлар коймаларын ремонтлауны таләп итте, ә бу вакытта әлеге йортның элеккеге хуҗаларның туганнарының милеге икәнен һәм закон буенча бюджет акчасы әлеге максатларга тотыла алмавын онытып җибәргән.
(Дәвамы бар)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев