29 октябрь 2015 яңалыклары
-
Кама Тамагында шашка ярышлары
28 октябрьдә Кама Тамагы урта мәктәбендә Бөтенроссия гомуми белем бирү оешмалары укучылары спартакиадасы кысаларында шашка уены буенча ярышларның муниципаль этабы узды. Аларда 78 спортчы катнашты. Кечкенәләр төркемендә Кама Тамагы, Затон, Тәмте, Сөйки, Рудник, Иске Казиле командалары катнашты. Зурлар төркемендә- Кама Тамагы, Затон, Тәмте, Сөйки, Рудник, Иске Казиле, Кама Тамагы татар...
-
Кама Тамагында бәйрәм көннәренә программа
Халык бердәмлеге көнен бәйрәм итү уңаеннан белем бирү учреждениеләрендә, китапханәләрдә, мәдәният йортларында төрле чаралар узачак: әңгәмәләр, диспутлар, викториналар, сыйныф сәгатьләре, китап күргәзмәләре, күңел ачу һәм уен программалары һ.б. 3 ноябрьда район мәдәният йортында "Без бергә" дип исемләнгән ял кичәсе булачак. 4 ноябрьдә Олы Кариле мәдәният йорты авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көненә...
-
Яшьлек – яңа планнар һәм кызыклы ачышлар чоры
Бүген заманында актив, талантлы яшьләрне үз сафларына җыйган комсомол оешмасы туган көн. Комсомоллар совет чорының зур төзелешләрендә катнашканнар, студент отрядларында эшләгәннәр, аларның үз идея һәм традицияләре булган. Хәзер республикабызда яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру белән Яшьләр эше, спорт һәм туризм министрлыгы шөгыльләнә. Районыбыз яшьләренең нәрсә белән кызыксынуы турында муниципаль район башкарма...
-
Кама Тамагында 2015-2016 ел волейбол сезоны ачылышы булачак
Иртәгә сәгать 16.00дә Кама Тамагы мәктәбенең спорт залында район үзәгенең ирләр командалары арасында 2015-2016 ел волейбол сезоны ачылышы булачак
-
Ильмира Нәгыймова белән Эльмира Сөләйманова апалы-сеңеллеме?
Популяр җырчы Ильмира Нәгыймова "Вконтакте", "Инстаграмм", "Одноклассники" сайтларындагы аккаунт сылтамаларын күрсәтеп, социаль челтәрдәге битенә "Алданмагыз, дуслар!" дип язып куйган. "Моңа кадәр "Одноклассники" сайтында бөтенләй утырмадым, ә анда - ике, "Вконтакте" челтәрендә исә 15тән артык фейк битем бар иде. Һәркайсының администраторлары аша аларны бетерергә туры килде", - дип сөйләде безгә Ильмира...
-
Иң яхшы абыстайны билгеләделәр
27 октябрьдә Казанда тантаналы чара - "Иң яхшы абыстай-2015" республикакүләм бәйге узды. Бәйгедә катнашу өчен мәчетләр каршында эшләп килүче якшәмбе мәктәпләре һәм мәдрәсәләрдә укытучы хатын-кызлар чакырылды. Әлеге чараны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең хатын-кызлар белән эшләү бүлеге; Ислам мәдәнияте, фән һәм мәгариф фонды ярдәме белән Татарстан Мөселманнар берлеге оештырды. Проектның программасы...