Ильмира Нәгыймова белән Эльмира Сөләйманова апалы-сеңеллеме?

Популяр җырчы Ильмира Нәгыймова "Вконтакте", "Инстаграмм", "Одноклассники" сайтларындагы аккаунт сылтамаларын күрсәтеп, социаль челтәрдәге битенә "Алданмагыз, дуслар!" дип язып куйган. "Моңа кадәр "Одноклассники" сайтында бөтенләй утырмадым, ә анда - ике, "Вконтакте" челтәрендә исә 15тән артык фейк битем бар иде. Һәркайсының администраторлары аша аларны бетерергә туры килде", ˜- дип сөйләде безгә Ильмира...

Популяр җырчы Ильмира Нәгыймова "Вконтакте", "Инстаграмм", "Одноклассники" сайтларындагы аккаунт сылтамаларын күрсәтеп, социаль челтәрдәге битенә "Алданмагыз, дуслар!" дип язып куйган. "Моңа кадәр "Одноклассники" сайтында бөтенләй утырмадым, ә анда - ике, "Вконтакте" челтәрендә исә 15тән артык фейк битем бар иде. Һәркайсының администраторлары аша аларны бетерергә туры килде", ˜- дип сөйләде безгә Ильмира Нәгыймова.



Хәзерге вакытта Ильмира җырчы Эльмира Сөләйманова белән "Апа-сеңел" дип исемләнгән уртак концертка әзерләнүен белдерде. Җырчы кызлар яңа программаны иң беренче 13 ноябрьдә Казан тамашачысына тәкъдим итәчәк. Ильмира белән Эльмира инде күптәннән дуэт җырлар башкара. Алар, чыннан да, туганнармы, әллә инде якын дуслар гынамы?

- Эльмира белән бик күп дуэт җырларыбыз бар. Шуңа күрә күптәннән үк уртак концерт кую теләге бар иде. Без бер-беребез өчен бик якын кешеләр, үзара җылы мөнәсәбәтләрдә. Әмма апалы-сеңеллеме, юкмы икәнен әлегә әйтмим. Бу серне концертыбызда чишәрбез", - диде Intertat.ru хәбәрчесенә Ильмира Нәгыймова.

http://intertat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 25 декабрь 2019 - 13:41
    Кама Тамагы: Яңа елны каршылыйбыз
  • 25 декабрь 2019 - 13:40
    "Туган як/ Родной край" форумында катнашучыларны Рудник урта мәктәбенең укытучылар һәм укучылар коллективы җылы каршы алдылар
  • Идел буйлап Рейд
  • Кирельский авылында мәдәният йорты
  • 9 май - Җиңү көне
  • 17 сентябрь 2021 - 09:38
    Якташыбыз истәгенә һәйкәл куелды 14 сентябрь көнне Олы Кариле авылында якташыбыз – ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Сабир Өметбаев һәйкәлен ачу тантанасы булды.
    297
    0
    0