Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Кама Тамагында шашка ярышлары

28 октябрьдә Кама Тамагы урта мәктәбендә Бөтенроссия гомуми белем бирү оешмалары укучылары спартакиадасы кысаларында шашка уены буенча ярышларның муниципаль этабы узды. Аларда 78 спортчы катнашты. Кечкенәләр төркемендә Кама Тамагы, Затон, Тәмте, Сөйки, Рудник, Иске Казиле командалары катнашты. Зурлар төркемендә- Кама Тамагы, Затон, Тәмте, Сөйки, Рудник, Иске Казиле, Кама Тамагы татар...

28 октябрьдә Кама Тамагы урта мәктәбендә Бөтенроссия гомуми белем бирү оешмалары укучылары спартакиадасы кысаларында шашка уены буенча ярышларның муниципаль этабы узды. Аларда 78 спортчы катнашты.

Кечкенәләр төркемендә Кама Тамагы, Затон, Тәмте, Сөйки, Рудник, Иске Казиле командалары катнашты.
Зурлар төркемендә- Кама Тамагы, Затон, Тәмте, Сөйки, Рудник, Иске Казиле, Кама Тамагы татар мәктәпләре көч сынашты.
Кечкенәләр яшь төркемендә Кама Тамагы урта мәктәбе командасы җиңүче булды. Икенче урында- Тәмте мәктәбе командасы. Өченче- Иске Казиле командасы.
Зурлар яшь төркемендә беренче урын Иске Казиле укучыларында. Икенче урынга Кама Тамагы татар мәктәбе чыкты. Өченче урында - Сөйки укучылары.
Кама Тамагы һәм Иске Казиле мәктәбе командалары безнең район данын Мамадышта 1-4 ноябрьдә узачак республика этабында яклаячак. Призлы урыннар алучылар мәгариф идарәсе грамоталары белән бүләкләнде.
Спортчыларга яңадан-яңа уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев