Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яшьлек – яңа планнар һәм кызыклы ачышлар чоры

Бүген заманында актив, талантлы яшьләрне үз сафларына җыйган комсомол оешмасы туган көн. Комсомоллар совет чорының зур төзелешләрендә катнашканнар, студент отрядларында эшләгәннәр, аларның үз идея һәм традицияләре булган. Хәзер республикабызда яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру белән Яшьләр эше, спорт һәм туризм министрлыгы шөгыльләнә. Районыбыз яшьләренең нәрсә белән кызыксынуы турында муниципаль район башкарма...

Бүген заманында актив, талантлы яшьләрне үз сафларына җыйган комсомол оешмасы туган көн. Комсомоллар совет чорының зур төзелешләрендә катнашканнар, студент отрядларында эшләгәннәр, аларның үз идея һәм традицияләре булган.


Хәзер республикабызда яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру белән Яшьләр эше, спорт һәм туризм министрлыгы шөгыльләнә.
Районыбыз яшьләренең нәрсә белән кызыксынуы турында муниципаль район башкарма комитетының яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Энҗе Гыйниятова белән сөйләштек.
- Энҗе Ирековна, яшьләр - актив, инициативалы халык, спорт белән шөгыльләнүдә, ял итүдә, иҗади уйларын тормышка ашыруда үз идея һәм планнарын тормышка ашырырга әзер.
- Әйе, бу нәкъ шулай. Бу елның февраль аенда муниципаль район башлыгы Павел Лоханов район яшьләре белән очрашты, анда яшь буынны кызыксындырган көнүзәк мәсьәләләр каралды. 28 мартта районда эшче һәм студент яшьләр, югары сыйныф укучылары катнашында яшьләр форумы узды. 15 апрельдә район иҗтимагый яшьләр палатасының беренче җыелышы узды, анда авыл җирлекләрендә яшьләр эшен активлаштырырга карар ителде. 2010 елның февраленнән "Ключ" ирекле иҗтимагый берләшмәсе эшләп килә. Быелның I ярты еллыгында гына да волонтерлар 30 чара һәм акция үткәрделәр. Алар "Җиңүнең 70 еллыгы" волонтерлар корпусында катнаштылар. Күптән түгел Кама Тамагы урта мәктәбе укучылары Айназ Гыйләҗев һәм Артур Кетцян "Сәламәтлек сессиясендә" уңышлы гына чыгыш ясадылар. Тенештә һәм Тәмтедә дә ирекле иҗтимагый үзәкләр төзергә планлаштырабыз.
Районыбызның эшче яшьләр, студентлар һәм югары сыйныф укучылары спортны үз итә. Моңа бөтен шартлар тудырылган "Акчарлак" спорт-сәламәтләндерү комплексы да этәргеч булгандыр, район үзәгендәге үзәк стадион төзекләндерелгәннән соң массакүләм физкультура-спорт хәрәкәте киң колач җәяр дигән өметебез бар.
Рәсемдә: 5 сентябрьдә "Акчарлак" янында үзәк парк ачылышына килгән яшьләр "Мин поселогымны яратам" дигән плакатка язулар калдырды, алар районыбыз һәм поселокны төзекләндерү, үстерүгә кагылышлы позитив теләкләр, идеяләр белән тулы иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев