28 ноябрь 2013 яңалыклары
-
Алда - инвалидлар ункөнлеге
Бүген районда инвалидлыгы булган 1850 кеше яши, шуларның 68е- балалар. Районда халыкара инвалидлар көненә карата декабрьнең беренче ункөнлегендә авыл һәм шәһәр җирлекләре мәдәният йортларында чаралар үткәрелә, концертлар, чәй табыннары, очрашулар оештырыла. Өлкән яшьтәге инвалидлар арасында "Акчарлак" сәламәтләндерү комплексында район спартакиадасы була. Районның гомумбелем бирү мәктәпләрендә әңгәмәләр, иҗат эшләре күргәзмәләре, хәйрия...
-
УФМС хәбәре
Россиягә килгән чит ил кешесе закон нигезендә 7 эш көне дәвамында миграция исәбенә басарга, ягъни билгеле бер торак мәйданда теркәлергә тиеш. Безнең районда нигездә БДБ илләре: Украина, Таҗикстан, Үзбәкстан, Әзербайҗаннан килүчеләр вакытлыча яши. Кама Тамагы районында ТРда Россия УФМС ТПдан хәбәр итүләренчә, агымдагы елда миграция исәбенә 830 чит ил гражданы...
-
Отчет җыелышы
Pайон мәдәният йортында Россия пенсионерлар союзы иҗтимагый берләшмәсенең район бүлекчәсе отчет-сайлау җыелышы булды.
-
Түгәрәк өстәл
15 декабрьдә үзәк район дәваханәсендә ЦРБ баш табибы, ОМС фондының зона бүлеге, ОМС фондының район бүлекчәсе җитәкчеләре катнашында «түгәрәк өстәл» үткәрелә. Утырышка теләге булган һәркем чакырыла. Моңа кадәр иминләнгән затлар район бүлекчәсе белән элемтәгә кереп, халыкка медицина хезмәте күрсәтүгә кагылучы үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә ала. Ул алда торган әңгәмәнең нигезен...
-
Кышкы ремонт
Бүген Куйбышев исемендәге РБФ ЯАҖда нефть ташучы тугыз судно кышкы ремонтка туктаган. - Предприятие догында эш графигы яңа елга кадәр төзелгән,- ди производство буенча директор урынбасары Валерий Баранов. - Без кышкы суднолар ремонтлауны башладык инде. Корпус, слесарь-монтаж, электр монтажы эшләре тулы көченә алып барыла. Док ремонты таләп ителгән барлык суднолар...
-
Җыр безне берләштерә
Мордва Каратае авыл мәдәният йортына халык күп җыелган иде. Бу авылга кунакка берьюлы Урюмнан "Умарина" һәм Затоннан "Волжанка" иҗат коллективы килде. Эшләнгән эшләрнең әһәмиятен «хезмәт җимешләре»ннән ешрак һәм канәгатьләнеп файдаланганнан соң гына аңлыйсың. Мордва Каратае авылында яшәүчеләр дә һәр чарадан соң күптән түгел генә төзелеп файдалануга тапшырылган мәдәният йортының әһәмиятен...
-
Әниләр бәйрәме
Кама Тамагы татар урта мәктәбендә Әниләр көне уңаеннан бәйрәм концерты булды. Бәйрәмгә мәктәптә I-V сыйныфтагы укучыларның әниләре чакырылган иде. Алар өчен башлангыч звенода укучылар шигырьләр сөйләде, җырлар җырлады, VI сыйныф укучысы Айназ Сәлимов татар халык биюен башкарды, бишенчеләр Кәрим Тинчуринның "Зәңгәр шәл" спектакленнән өзекне сәхнәләштерделәр. Концерт номерлары кызыклы уеннар белән...
-
Актив тормыш позициясе
2006 елның көзендә районда куркыныч фаҗига булды. Тәмтенең текә борылышында идарәне югалтып, пассажирлар ташучы автобус каплана. Ике кеше һәлак була, күбесе төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре ала. Светлана Никаншина да әлеге автобуста була. Авыр җәрәхәтләнү нәтиҗәсендә бер аягын югалта. Яшь ханымның тормышы кинәт тукталып калган кебек була, әмма Светлананы белгән кешеләр...