Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Актив тормыш позициясе

2006 елның көзендә районда куркыныч фаҗига булды. Тәмтенең текә борылышында идарәне югалтып, пассажирлар ташучы автобус каплана. Ике кеше һәлак була, күбесе төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре ала. Светлана Никаншина да әлеге автобуста була. Авыр җәрәхәтләнү нәтиҗәсендә бер аягын югалта. Яшь ханымның тормышы кинәт тукталып калган кебек була, әмма Светлананы белгән кешеләр...

2006 елның көзендә районда куркыныч фаҗига булды. Тәмтенең текә борылышында идарәне югалтып, пассажирлар ташучы автобус каплана. Ике кеше һәлак була, күбесе төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре ала.
Светлана Никаншина да әлеге автобуста була. Авыр җәрәхәтләнү нәтиҗәсендә бер аягын югалта. Яшь ханымның тормышы кинәт тукталып калган кебек була, әмма Светлананы белгән кешеләр аның тормышны яратуына һәм күтәренке кәефенә гаҗәпләнми. Бүген Светлана Никаншина мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында иң актив спортчыларның берсе. Җәй көне өстәл теннисы буенча инвалидлар арасында республика ярышларында җиңүче буларак аның турында язып чыккан идек инде. Һәм менә якташыбызның тагын бер җиңүе. Шушы көннәрдә генә Светлана Татарстан Республикасы чемпионатыннан кайтты. Ул анда авыруларның барлык төркемнәрендәге инвалид хатын- кызлар арасында кул көрәшендә абсолют чемпион булды. 27 ноябрьдә Светлана Никаншинага 35 яшь тулды. Аны әлеге юбилее белән дуслары, туганнары һәм якыннары котлады. Аың җиңүләре муниципаль район җитәкчелеге игътибарыннан да читтә калмады. МР башлыгы ярдәмчесе Илһам Гыймадиев һәм Кама Тамагы шәһәр җирлеге башлыгы урынбасары Нияз Камалиев аңа телевизор бүләк иттеләр.
- Мәктәптә миңа физкультура бик ошый иде, ә аңа мәхәббәтне укытучыбыз Сергей Калыгин тәрбияләде,- ди Светлана. -Ул вакытта мин җиңел атлетика, волейбол һәм баскетбол белән шөгыльләндем. Авариядән соң ярышларга йөрермен дип уйламадым да. Әмма Александр Кочетков анда катнашырга тәкъдим итте, мин үземне сынап карарга булдым һәм ризалашканыма үкенмим.
- Быел синең өчен бүләкләргә бай ел. Өстәл теннисы, кул көрәше тагын нәрсә белән шөгыльләнер идең?
- Дартста көч сынаша алам. Спортның әлеге төрендә үземне сынап карадым инде. Авыл районнары арасында икенче урынны алдым. Әмма үзлегемнән түгел, ә яхшы тренер кул астында шөгыльләнергә телим. Җәй көне күләгәдә генә утырмыйм, бакчада эшлим, яшелчәләргә сибәр өчен су ташыйм, кулларым шунда чыныкты. Әмма шулай да спортта дөрес күнегүләр ясау мөһим. Чистай һәм Питрәч спортчылары белән кул көрәше буенча спорт мастерлары шөгыльләнә һәм бу сизелә дә. Минем көрәшне алып бару техникасына өйрәнәсем килә. Дартса да, тенниста да тренерлар кирәк.
Һичшиксез яшь ханымның социаль адаптациясендә дәүләт ярдәме дә роль уйный. Әлеге 6 ел эчендә Никаншиннар гаиләсе уңайлыклары булган фатир ала. Светланага социаль иминләү фонды хисабына кул белән идарә ителүче җиңел автомобиль бирелгән, шулай ук протезлар ясалган. Аңа ел саен санаторий юлламасы бирелә.
- Узган елны Сочига бара ала идем,- ди Светлана. - Әмма республика ярышларында катнашу минем өчен файдалы булыр дидем һәм ялгышмадым.
Йөзеннән елмаю китмәгән әңгәмәдәшемнең тормыш позициясе әнә шундый актив.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев