Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Җыр безне берләштерә

Мордва Каратае авыл мәдәният йортына халык күп җыелган иде. Бу авылга кунакка берьюлы Урюмнан "Умарина" һәм Затоннан "Волжанка" иҗат коллективы килде. Эшләнгән эшләрнең әһәмиятен «хезмәт җимешләре»ннән ешрак һәм канәгатьләнеп файдаланганнан соң гына аңлыйсың. Мордва Каратае авылында яшәүчеләр дә һәр чарадан соң күптән түгел генә төзелеп файдалануга тапшырылган мәдәният йортының әһәмиятен...

Мордва Каратае авыл мәдәният йортына халык күп җыелган иде. Бу авылга кунакка берьюлы Урюмнан "Умарина" һәм Затоннан "Волжанка" иҗат коллективы килде.
Эшләнгән эшләрнең әһәмиятен «хезмәт җимешләре»ннән ешрак һәм канәгатьләнеп файдаланганнан соң гына аңлыйсың. Мордва Каратае авылында яшәүчеләр дә һәр чарадан соң күптән түгел генә төзелеп файдалануга тапшырылган мәдәният йортының әһәмиятен тулырак күрәләр. Агымдагы елда гына да биредә дүрт зур чара оештырылды. Җирле билгеләнештәге чаралар да еш үткәрелә.
Бу юлы Тәтеш районыннан килгән "Умарина" халык ансамбле чыгышы Әниләр көненә чын бүләк булды. Яңгыравыклы, матур тавышлар, шат елмаюлар, ачык костюмнар авыл клубы сәхнәсен чын мәгънәсендә бизәде.
Тәтеш районы Урюм авылында "Умарина" ансамбле 1971 елда оеша. Аны оештыручы Урюм авыл Советы рәисе Петр Захватов була. Аның идеясен Николай Кузин да яклап чыга. Шулай итеп авылда мордва халык җырлары яңгырый башлый. 1996 елда үзешчән коллектив халык исемен ала. Бүгенге көндә ансамбльне оештыручыларның балалары һәм оныклары эшне дәвам итә. Коллектив аралашучан, бер генә урында тормый, республика шәһәрләрендә һәм районнарында еш чыгыш ясый. 2012 елда үзешчән коллективларның Бөтенроссия фестивалендә алар беренче дәрәҗә лауреат исеме ала. "Умарина" Алабуга, Әлмәт, Арчага барып концертлар куя. Алексеевск районында үткәрелгән «Колокольный перезвон", Лаеш районында үткәрелгән "Каравон" фестивальләре лауреаты була. "Каравон"да алар "Уйнагыз гармуннар" телевизион тапшыруы объективына эләгә. Ансамбль чыгышы тамашачыларда уңай тәэсирләр калдырды. Анда йөрүчеләрнең яше биштән сиксәнгә кадәр.
Концертны Затоннан «Волжанка" ветераннар хоры дәвам итте. "Умарина"дан соң чыгыш ясавы катлаулырак булса да, затонлылар бирешә торганнардан түгел. Күршеләр чыгышыннан соң Александр Захаров кулындагы баян аеруча матур яңгырады. Хор инструментлары арасында күптән түгел барабан һәм бубен барлыкка килде, алар чыгышларны тагын да үзенчәлекле итте. Бәйрәм күңелле узды, клубтан халык канәгать таралды. Концерт һәркемнең күңелен күтәрде, чөнки матур җырлар безгә яшәргә һәм эшләргә ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев