Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әниләр бәйрәме

Кама Тамагы татар урта мәктәбендә Әниләр көне уңаеннан бәйрәм концерты булды. Бәйрәмгә мәктәптә I-V сыйныфтагы укучыларның әниләре чакырылган иде. Алар өчен башлангыч звенода укучылар шигырьләр сөйләде, җырлар җырлады, VI сыйныф укучысы Айназ Сәлимов татар халык биюен башкарды, бишенчеләр Кәрим Тинчуринның "Зәңгәр шәл" спектакленнән өзекне сәхнәләштерделәр. Концерт номерлары кызыклы уеннар белән...

Кама Тамагы татар урта мәктәбендә Әниләр көне уңаеннан бәйрәм концерты булды.
Бәйрәмгә мәктәптә I-V сыйныфтагы укучыларның әниләре чакырылган иде. Алар өчен башлангыч звенода укучылар шигырьләр сөйләде, җырлар җырлады, VI сыйныф укучысы Айназ Сәлимов татар халык биюен башкарды, бишенчеләр Кәрим Тинчуринның "Зәңгәр шәл" спектакленнән өзекне сәхнәләштерделәр.
Концерт номерлары кызыклы уеннар белән чиратлаштырып алып барылды. Уеннарда балалар белән бергә әниләр дә актив катнашты.
Бәйрәмгә килгән аналар шатланып һәм дулкынланып, балаларның чыгышларын карап утырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев