26 июнь 2012 яңалыклары
-
Балалар турында кайгыртып
"Өмет яры" социаль приютында балигъ булмаганнар арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау план нигезендә алып барыла. Агымдагы ел башыннан биредә түбәндәге чаралар үткәрелгән: балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм, балалар сабантуе, "Дару үләннәре" танып-белү викторинасы, " Алкогольгә - юк!", балалар хокуклары турында «Балачак болыны»; патриотик тәрбия буенча: «Россия һәм дөнья» дип исемләнгән...
-
Беренчел бурычлар
Узган шимбәдә "Долгая Поляна" тыюлыгы территориясендә кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерүдә координация Советы һәм туризм буенча Советның күчмә утырышы үткәрелде.
-
Яшьләр аралаша
23 июньнән 7 июльгә кадәр район мәктәпләреннән 15 укучы һәм 2 җитәкче Германиядәге тугандаш шәһәр Людвигслустка китте. Биредә алар ил тормышы, милли үзенчәлекләре һәм традицияләре белән танышачак. Людвигслуст шәһәре һәм районыбыз арасында хезмәттәшлек турында төзелгән килешү нигезендә узган елларда партнерлар арасында дуслыкка нык нигез салынган инде.
-
Хәтердә мәңге сакланыр
22 июньдә район үзәгенең Җиңү паркында Хәтер һәм кайгы көненә багышланган митинг үткәрелде. Бу көнне без батыр сугышчыларны хөрмәтлибез, дөньяны фашизмнан азат итеп, яу кырында ятып калучыларны искә алабыз.