Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Хәтердә мәңге сакланыр

22 июньдә район үзәгенең Җиңү паркында Хәтер һәм кайгы көненә багышланган митинг үткәрелде. Бу көнне без батыр сугышчыларны хөрмәтлибез, дөньяны фашизмнан азат итеп, яу кырында ятып калучыларны искә алабыз.

Тантаналы чара башланыр алдыннан җыелган халыкның күзеннән яшь китереп сугыш чоры музыкасы уйнады. Шул вакытларның кайтавазы булып, ветераннарны уйлары белән кабат ерак 41 нче елга кайтырга мәҗбүр итеп, сугыш башлану турында Левитан тавышы яңгырады.
Митингны "Кама Тамагы" штп муниципаль берәмлек башлыгы урынбасары Нияз Камалиев ачты. Ул Бөек Ватан сугышы ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә күрсәткән батырлыклары, безгэ якты тормыш буләк итүләре өчен рәхмәт белдерде. Нияз Илгиз улы сугышның утлы эзен яу кырларында гына түгел, Ватаныбызның төрле почмакларында да калдыруы турында билгеләп үтте.
Аннан соң муниципаль район башлыгы урынбасары Рөстәм Гыйлметдинов сүз алды. Ул барлык ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә сәламәтлек, озын гомер теләде. "Без бу хакта бүген генә түгел, һәрчак истә тотарга тиеш. Илебезнең бай булуы өчен тырышырга һәм теләсә кайсы дошманга каршы тора алырлык көчле булырга тиешбез". Ветераннар каршында рәхмәт сүзләре белән поселок ветераннар советы рәисе Зәйнәп Галиева чыкты. Сугыш чоры музыкасы астында Кама Тамагы урта мәктәбенең 3 сыныф укучысы Марсель Абдуллин Хәтер китабын алып чыкты.
Шулай ук имам мөхтәсиб Галимулла хәзрәт һәм Николай атакай да чыгыш ясады, алар Бөек Ватан сугышы кырларында ятып калучылар рухына багышлап дога кылды. Митингка җыелучылар барысы да ватаныбыз азатлыгы өчен һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Чара ахырында ветераннар, районда яшәүчеләр, мәктәп укучылары һәлак булучылар истәлегенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салды.
Валентина Петровна: "Минем әтием Липатов Петр яу кырында ятып калды. Без ятим булып үстек. Сугыш турында искә алуы бик авыр. Бу көн күздән яшьләр китерә". Хәким Галиуллин: "Сугыш башланганда миңа 15 яшь иде. Әти үлгән, өйдә авыру әни һәм дүрт кыз туганым. Мин колхозда счетовод ярдәмчесе булып эшли идем. 1941 елда окоп казырга җибәрделәр, 30 градуслы салкында эшләдек. 1943 елда сугышка киттем. Яшьлегем шунда үтте".
Без һәрчак халкыбызның үткәне турында белергә һәм истә тотарга тиешбез. Сугыш башланган көн яшь буынның хәтерендә мәңге саклансын иде. Авыр сугыш елларында Ватаныбызны саклап калып, безгә аяз күк йөзе бүләк итүчеләргә зур рәхмәт. Сезнең алдыгызда баш иябез, хөрмәтле ветераннар!
Рәсемдә: Һәлак булучылар турындагы хәтер Бөек Ватан сугышы өчен дә, сугыштан соңгы буын өчен дә, үсеп килүче яшьләр өчен дә бер үк дәрәҗәдә изге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X