25 декабрь 2015 яңалыклары
-
Кама Тамагы район электр элемтәсе челтәренең иң яхшылары бүләкләнде (фото)
Узып баручы ел нәтиҗәләре буенча югары хезмәт күрсәткечләре һәм планны яхшы үтәүләре өчен ПАО "Таттелеком" генераль директоры Лотфулла Шәфигуллин приказы белән Кама тамагы район электр элемтәсе челтәренең халыкка хезмәт күрсәтү һәм сатулар офисының иң яхшы белгечләре булып ОПиО башлыгы Марина Гранцова һәм Рушана Зарифуллина табылды. Алар мактау грамотасы һәм рәхмәт...
-
24 декабрьдә Кама Тамагы үзәк китапханәдә хезмәткәрләрнең “Әдәбият елын тәмамлап: эшкә нәтиҗәләр ясау” киңәшмәсе булды
Чарада "Иң яхшы китапханәче" номинациясендә Чаллы авыл китапханәсе хезмәткәре Әлфия Низамова; "Иң яхшы китапханә" номинациясендә Иске Казиле авыл китапханәсе (китапханәчесе - Тәслимә Әскәрова) җиңде. Үзәк китапханәнең иң актив укучысы Владимир Колударов та игътибардан читтә калмады. Аңа мактау грамотасы һәм истәлекле бүләк бирелде.
-
Кама Тамагында кышкы каникулдагы бәйрәм чаралары планы
Укучыларның кышкы каникулы 28 декабрьдә башлана һәм 10 гыйнварга кадәр дәвам итә, бу вакытта укучылар төрле бәйрәм чараларында катнаша алачак. Төп яңа ел бәйрәме - Казан шәһәренең "Татнефть-арена" боз сараенда Президент чыршысы 25 декабрьдә булачак. Аңа безнең районнан төрле иҗат конкурсларында, спорт ярышларында, фестиваль һәм олимпиадаларда җиңү яулаган 16 укучы...
-
24 декабрьдә Кама Тамагы балалар музыка мәктәбендә Яңа ел бәйрәм алды концерты узды (фото)
Мәктәптә тәрбияләнүчеләр үзләренең әти-әниләренә, әби-бабайларына укытучыларыннан өйрәнгән һөнәрләрен күрсәттеләр: музыкаль инструментларда уйнадылар, җырладылар, биеделәр. Һәрвакыттагыча җылы дустанә аралашу һәркемгә күтәренке Яңа ел кәефе бүләк итте.
-
Алсу Хабибуллина ике бала белән утырып калганмы?
Татар эстрадасының танылган җырчысы Алсу Хабибуллина бу арада клип төшерү белән мәшгуль. Яңа клипның нечкәлекләре һәм гаиләсендәге яңалыклары турында җырчының үзеннән сораштык. - Алсу, "Яраларга кагылмаска иде" җыры, аның клибы уңышлы һәм популяр булды. Яңа клибың да халык күңелен яулый алыр микән? Нинди җырга төшерелә ул? - "Сагынырсың әле еллар...
-
Кама Тамагы үзәк дәваханәсендә түгәрәк өстәл барышында бик күп көнүзәк мәсьәләләр күтәрелде
Аларга белгечләр аңлатма бирде, аерым очраклар да каралды. Менә аларның кайберләре: - Хәзер район үзәк дәваханәсе стационарыннан дәваланып чыкканда дәвалануга тотылган чыгымнар күрсәтелгән белешмә бирәләр. Минем белешмәмдә 17 меңнән артык сумма язылган иде. Ул ничек исәпләнде икән, мин кирәкле препаратларны үзем сатып алдым югыйсә? - Чыннан да, күпләр белешмәдәге саннарны...
-
Сентябрь аеннан башлап Кама Тамагы авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә катнашты
Сәүдә "Җиләк бистәсе" сәүдә комплексы каршында оештырылды. Ярминкәләр вакытында 28 млн.сумлык продукция сатылды. Шунысы игътибарга лаек - агымдагы елда беркайчан да булмаганча сәүдә рәтләрен бизәү оештырылды. Сәүдә итүчеләрдә фирма кепкалары, безнең район логотибы төшерелгән алъяпкычлар, сәүдә палаткалары һәм өстәлләр бердәм стильдә куелган. Керү юлындагы аркага логотип - "Гүзәл Кама Тамагы"...