Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Кама Тамагында кышкы каникулдагы бәйрәм чаралары планы

Укучыларның кышкы каникулы 28 декабрьдә башлана һәм 10 гыйнварга кадәр дәвам итә, бу вакытта укучылар төрле бәйрәм чараларында катнаша алачак. Төп яңа ел бәйрәме - Казан шәһәренең "Татнефть-арена" боз сараенда Президент чыршысы 25 декабрьдә булачак. Аңа безнең районнан төрле иҗат конкурсларында, спорт ярышларында, фестиваль һәм олимпиадаларда җиңү яулаган 16 укучы...

Укучыларның кышкы каникулы 28 декабрьдә башлана һәм 10 гыйнварга кадәр дәвам итә, бу вакытта укучылар төрле бәйрәм чараларында катнаша алачак.

Төп яңа ел бәйрәме - Казан шәһәренең "Татнефть-арена" боз сараенда Президент чыршысы 25 декабрьдә булачак. Аңа безнең районнан төрле иҗат конкурсларында, спорт ярышларында, фестиваль һәм олимпиадаларда җиңү яулаган 16 укучы чакырылды. 26 декабрьдә Мәскәүдә Дәүләт Кремль сараенда Президент чыршысы булачак. Аңа Татарстаннан 106 мәктәп укучысы, шул исәптән "Борынгы Болгар шәһәре турында" республика рәсем конкурсында җиңү яулаган Тәмте урта мәктәбе укучысы Алик Нематов та бара.
28 декабрьдән 6 гыйнварга кадәр оештырылачак 12 мәктәп яны лагерында 254 укучы вакытларын файдалы үткәреп ял итәчәк.
Яңа ел каникулларында балалар һәм яшүсмерләрнең ялын файдалы үткәрү өчен барлык шартлар тудыру максатында спорт чараларына да игътибар бирелә.
Өстәмә белем бирү учреждениеләре гадәти режим белән эшли. Кышкы каникулдагы бәйрәм чаралары планы мәктәптән тыш эшләр үзәге сайтыннан карарга мөмкин.
Мәгариф оешмалары җитәкчеләренә бәйрәмнәрдә куркынычсызлык чараларын үтәүгә аерым игътибар бирү тәкъдим ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев