Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сентябрь аеннан башлап Кама Тамагы авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә катнашты

Сәүдә "Җиләк бистәсе" сәүдә комплексы каршында оештырылды. Ярминкәләр вакытында 28 млн.сумлык продукция сатылды. Шунысы игътибарга лаек - агымдагы елда беркайчан да булмаганча сәүдә рәтләрен бизәү оештырылды. Сәүдә итүчеләрдә фирма кепкалары, безнең район логотибы төшерелгән алъяпкычлар, сәүдә палаткалары һәм өстәлләр бердәм стильдә куелган. Керү юлындагы аркага логотип - "Гүзәл Кама Тамагы"...

Сәүдә "Җиләк бистәсе" сәүдә комплексы каршында оештырылды. Ярминкәләр вакытында 28 млн.сумлык продукция сатылды.


Шунысы игътибарга лаек - агымдагы елда беркайчан да булмаганча сәүдә рәтләрен бизәү оештырылды. Сәүдә итүчеләрдә фирма кепкалары, безнең район логотибы төшерелгән алъяпкычлар, сәүдә палаткалары һәм өстәлләр бердәм стильдә куелган. Керү юлындагы аркага логотип - "Гүзәл Кама Тамагы" дип язылган. - Ярминкәне югары дәрәҗәдә оештыруны ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры, вице-премьер Марат Әхмәтов та билгеләде, - дип үз фикерләре белән уртаклашты МР башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дмитрий Юманов.
Ул шулай ук ярминкәләрдә актив катнашкан җирлек башлыклары, шәхси эшмәкәрләр - Илшат Әскәров, Әхмәт Хәсәнов, Зөһрә Сафина, Марина Ежова, «Кама Тамагы» АХП, «Ленин» исемендәге хуҗалык, ашлык кабул итү предприятиесе, шулай ук район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, икътисад бүлеге белгечләрен мактап телгә алды.
- Кызганычка каршы, авыл хуҗалыгы ярминкәләренә ваемсыз калучылар да бар. Болар терлекчелек биналары төзелешенә һәм техника алу өчен районнан җитди ярдәм алган фермерлар Рамил Сафин, Надежда Иванова, Владимир Осипов, Алексей Цыганов, Александр Степанов, - дип сүзен дәвам итте Дмитрий Витальевич.
- Аеруча РайПоның яхшы эшен билгеләп үтәргә кирәк, алар һәр ярминкәгә барып сәүдә һәм җәмәгать туклануы культурасының тиешле дәрәҗәсен тәэмин итте.
- Без ярминкәләргә ит, сөт һәм сөт продукциясе, йомырка, яшелчәләр һәм бәрәңге, икмәк һәм пешкән ризыклар, шикәр комы, он, балык, бал алып бардык, - диде РайПо рәисе Нина Колчина. - Алып барган продуктлар сатылып бетте диярлек. Казанлыларда икмәк һәм пешкән ризыклар, шулай ук яшелчәләр зур ихтыяҗ тудырды. Тәкъдим ителгән продуктларның бәяләре сатып алучылар өчен кулай иде.
Район мәдәният йорты хезмәткәрләренең дә бу чарада өлеше зур. Алар һава шартларының нинди булуына карамастан, алга куелган бурычны намус белән үтәде - сәүдә мәйданчыгында сатып алучылар өчен концерт куйды.
Ярминкәләрне оештыруда районга «Татпотребсоюз» сәүдә оешмасы, «Татплодоовощпром» ЯАҖ, «АК Барс» кошчылык комплексы, «Казань зернопродукт» ААҖ, Буа шикәр заводы, "Пестричинка" ҖЧШ, «Майский» теплица комбинаты, «Лаеш балык заводы» ЯАҖ һәм күпләр зур ярдәм күрсәтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев