10 декабрь 2015 яңалыклары
-
Кама Тамагы “Идел таңнары” газетасы хәбәрчесен җиңү белән котлыйбыз
8 декабрьдә Казанның "Пирамида" күңел ачу үзәгендә Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министрлыгы тарафыннан ел саен үткәрелүче "ЭКОлидер" һәм "Кеше һәм табигать" республика бәйгеләре җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. ТР премьер-министры Илдар Халиков бәйгедә катнашучыларны сәламләп, Татарстанның экологик иминлек тәэмин ителүгә зур өлеш кертүен билгеләп үтте. ТР экология һәм табигый...
-
Кама Тамагы укучысы “Гадел яшәргә кирәк” республика бәйгесенең җиңүчесе дип табылды
7 декабрьдә Казан Кремлендә халыкара коррупция белән көрәшү көне алдыннан Татарстан Республикасы фән һәм мәгариф министрлыгы тарафыннан коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча ТР Президенты идарәсе ярдәме белән "Гадел яшәргә кирәк" коррупциягә каршы юнәлештәге иҗади эшләр буенча республика бәйгесенә йомгак ясау һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Катнашу өчен бәйгегә 523 рәсем...
-
Ана капиталы программасы тагын да озайтылды
Ышандырулар чынга ашты - ана капиталын түләү 2018 ел азагына кадәр озайтыла. Ишеткән булсагыз, берничә көн элек РФ хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин, идарә тармагы программаны 2018 елга кадәр озайту турындагы канун проектын әзерләп, РФ Хөкүмәтенә тапшырды, дип сөйләгән иде. Ә аңа кадәр ил Президенты Владимир Путин да...
-
Кама Тамагы туган якны өйрәнү музеенда Самовар бәйрәме узды
Район туган якны өйрәнү музеенда район үзәге, Кече Карамал, Бәрлегуҗа, Олы Кариле авылларыннан чакырылган кунаклар катнашында Самовар бәйрәме булып узды. Залда төрле чорда эшләнелгән самоварлардан күргәзмә оештырылган иде. Халкыбыз самоварны рухи кыйммәтләргә тиңли. Чөнки тарихтагы иң катлаулы чорларда, туган нигезен ташлап китәргә мәҗбүр булганда да кешеләр үзләре белән иң беренче...