Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кама Тамагы туган якны өйрәнү музеенда Самовар бәйрәме узды

Район туган якны өйрәнү музеенда район үзәге, Кече Карамал, Бәрлегуҗа, Олы Кариле авылларыннан чакырылган кунаклар катнашында Самовар бәйрәме булып узды. Залда төрле чорда эшләнелгән самоварлардан күргәзмә оештырылган иде. Халкыбыз самоварны рухи кыйммәтләргә тиңли. Чөнки тарихтагы иң катлаулы чорларда, туган нигезен ташлап китәргә мәҗбүр булганда да кешеләр үзләре белән иң беренче...

Район туган якны өйрәнү музеенда район үзәге, Кече Карамал, Бәрлегуҗа, Олы Кариле авылларыннан чакырылган кунаклар катнашында Самовар бәйрәме булып узды. Залда төрле чорда эшләнелгән самоварлардан күргәзмә оештырылган иде. Халкыбыз самоварны рухи кыйммәтләргә тиңли. Чөнки тарихтагы иң катлаулы чорларда, туган нигезен ташлап китәргә мәҗбүр булганда да кешеләр үзләре белән иң беренче чиратта самоварны алган. Татар халкында самоварларны куллана башлау, аларның төрләре, көндәлек тормышта, бәйрәм табыннарында тоткан урыны, әһәмияте хакында музей директоры Рәсимә Идиятова кызыклы мәгълүмат бирде.
Самовар тарихына килгәндә, ул Кытайда элек-электән кулланышта булган. Россиягә аны Петр l Голландиядән алып кайткан дигән риваятьләр бар. Тула шәһәрендә самоварлар ясый торган тәүге остаханәне 1778 елда бертуган Лисицыннар оештырып җибәрә. XlX гасыр башына инде бу шәһәрдә сигез фабрика эшләгән, аннан соң да бер-бер артлы яңалары ачылган. Баштарак бөтен эш кулдан башкарылган һәм бер оста аена 7 самовар гына ясарга өлгергән. XlX гасыр урталарында инде алар әзер өлгедән файдаланган.
Самоварны җиз, бакыр, көмештән ясаганнар. Көмеш өстенә алтын, бакыр өстенә көмеш йөгертелгән һәм томпак самоварлар да булган. Формасы ягыннан самоварларның "банка", "рюмка", "ваза", "имән чикләвеге", "шар" һәм башка төрләре очрый. Гадәти зурлыктагы самоварның авырлыгны 7-8 килограммга җиткән. Узган гасырларда алар авырлыкка карап бәяләнгән: җиз самоварның бер поты - 64 сум, кызыл бакыр - 90 сум торган. Аңлашыла ки, XVIII-XIX гасырларда аны мул тормышлы кешеләрнең генә сатып алырга хәленнән килгән. Абзардагы эш аты 5-10 сумга бәяләнгән заманда, самоварның иң арзан дигәне - 9, иң кыйммәтлесе 45-60 сум булган. Гади халыкның йортында самоварлар XX гасырда гына күбәя.
Рафика Хәйруллина бала чакта ничек итеп елга буена алып төшеп самовар агартулары, самовар чәе кайнатулары турына искә алып сөйләде. Шулай ук табын яме булган самовар чәе янына куела торган татар халык ашларына бәйле сорауларга кызыклы конкурс булды. Кунаклар актив катнашып, сорауларга дөрес җаваплар бирделәр, һәркайсы Рәсимә Рәис кызы кулыннан бүләкләр алды. Түгәрәк, мул өстәл артында бәйрәмгә ямь өстәп Нурфия Мәһдиева озын моңлы татар көйләрен башкарды. Аңа башкалар да кушылды.
- Самовар чәйләре эчеп, үзара аралашып, матур җырлар җырлап күңелләр яктырып, яшәреп китте,-ди Бәрлегуҗа авылыннан килгән Нурания Закирова. - Бәйрәмне оештыручы музей хезмәткәрләренә рәхмәтлебез, чара искиткеч матур, тәэсирле булды.
Иң мөһиме - халкыбызда ялт итеп, өстендәге кечкенә чәйнеге белән шаулап утырган, рәхәтләнеп гәпләшергә өндәп торган, күңелне күтәреп җибәргән, бәйрәмдә дә, гадәти көннәрдә дә табынны бизәгән самоварга ихтыяҗ әле дә яши. Кичәдә катнашучылар әнә шундый фикерне әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев