Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кама Тамагы “Идел таңнары” газетасы хәбәрчесен җиңү белән котлыйбыз

8 декабрьдә Казанның "Пирамида" күңел ачу үзәгендә Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министрлыгы тарафыннан ел саен үткәрелүче "ЭКОлидер" һәм "Кеше һәм табигать" республика бәйгеләре җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. ТР премьер-министры Илдар Халиков бәйгедә катнашучыларны сәламләп, Татарстанның экологик иминлек тәэмин ителүгә зур өлеш кертүен билгеләп үтте. ТР экология һәм табигый...

8 декабрьдә Казанның "Пирамида" күңел ачу үзәгендә Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министрлыгы тарафыннан ел саен үткәрелүче "ЭКОлидер" һәм "Кеше һәм табигать" республика бәйгеләре җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды.

ТР премьер-министры Илдар Халиков бәйгедә катнашучыларны сәламләп, Татарстанның экологик иминлек тәэмин ителүгә зур өлеш кертүен билгеләп үтте. ТР экология һәм табигый ресурслар министры Фәрит Габделганиев бәйге комиссиясе алдында катлаулы мәсьәлә торганлыгын, тәкъдим ителгән 1000гә якын эшнең һәркайсы туган як табигатен саклауга үз өлешен кертергә омтылуын ассызыклады.
"Кеше һәм табигать" бәйгесенең "Вакытлы матбугатның иң яхшы язмасы" номинациясендә "Волжские зори" ("Идел таңнары") газетасы хәбәрчесе Гоар Кетцян III урын алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев