Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Кама Тамагы укучысы “Гадел яшәргә кирәк” республика бәйгесенең җиңүчесе дип табылды

7 декабрьдә Казан Кремлендә халыкара коррупция белән көрәшү көне алдыннан Татарстан Республикасы фән һәм мәгариф министрлыгы тарафыннан коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча ТР Президенты идарәсе ярдәме белән "Гадел яшәргә кирәк" коррупциягә каршы юнәлештәге иҗади эшләр буенча республика бәйгесенә йомгак ясау һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Катнашу өчен бәйгегә 523 рәсем...

7 декабрьдә Казан Кремлендә халыкара коррупция белән көрәшү көне алдыннан Татарстан Республикасы фән һәм мәгариф министрлыгы тарафыннан коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча ТР Президенты идарәсе ярдәме белән "Гадел яшәргә кирәк" коррупциягә каршы юнәлештәге иҗади эшләр буенча республика бәйгесенә йомгак ясау һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Катнашу өчен бәйгегә 523 рәсем һәм плакат килгән. ТР фән һәм мәгариф министры урынбасары Лариса Сулима бәйгенең быел киң масштаблы булуын билгеләп үтте, анда республиканың барлык муниципаль районнары да катнашты. Кама Тамагы урта мәктәбенең 2А сыйныф укучысы Рузилә Хәйруллинаны һәм аңа юнәлеш биргән укытучыларны җиңү белән котлыйбыз. Яңа уңышларга ирешүләрен теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев