Бүген безнең районда мөмкинлекләре чикләнгән 53 бала исәптә тора. Аларның күпчелеге тулы кыйммәтле тормыш белән яши, мәктәптә укый, төрле түгәрәкләргә һәм секцияләргә йөри, конкурсларда катнаша. Безнең район мөмкинлекләре чикләнгән балаларга нәрсә тәкъдим итә ала?
Районда 50 бала рәсми рәвештә инвалид, 18е - терәк-хәрәкәт аппараты функциясе бозылган, икесенең күзе начар күрә,...