Идел таңнары
  • Рус Тат
  • 29 ноябрь 2012 яңалыклары

    • 29 ноябрь 2012 - 10:39
      Дәресләрдән соң мәктәп моделе
      Кичә Иске Казиле урта мәктәбе базасында «Дәресләрдән соң мәктәп - балалар тәрбияләү һәм укытуның социаль киңлеге үзәге» темасына сыйныф сәгате булды. Анда муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев, мәгариф бүлеге җитәкчесе Илшат Гомәров, мәктәп директорлары һәм аларның урынбасарлары, сыйныф җитәкчеләре катнашты (Бу турында тулырак мәгълүматны киләсе санда укырсыз).
    • 29 ноябрь 2012 - 10:37
      Эшлекле активлыкны арттырып
      Узган чәршәмбедә Биектау районының Ямашурма авылында авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру, шәхси хуҗалыклар һәм хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү мәсьәләсе буенча ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында зона семинар-киңәшмәсе булды. Семинар эшендә районыбыздан МР башлыгы урынбасары Рөстәм гыйлметдинов җитәкчелегендәге авыл һәм шәһәр җирлеге башлыклары составындагы делегация дә катнашты. Авыл...
    • 29 ноябрь 2012 - 10:36
      Закон үтәлеше тикшерелә
      Район прокуратурасы чит ил гражданнарының Россия Федерациясе территориясенә килеп, аларны хезмәт эшчәнлегенә җәлеп итүдә миграция законы үтәлешен тикшерә. Әлеге тармакта законны бозулар турындагы мәгълүмат алу максатында район прокуратурасында «кайнар телефон линиясе» булдырылды. Аңа шимбә һәм якшәмбедән кала һәр көнне 8.00дән 17.00 сәгатькә кадәр шалтыратырга мөмкин (тел: 2-13-73, 2-15-73, 2-14-72).
    • 29 ноябрь 2012 - 10:36
      Терлекчеләр ничек эшли?
      Район авыл хуҗалыгы берләшмәләре терлекчеләре малларны кышкы абзарларда асрау шартларында эшләвен дәвам итә. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган оператив мәгълүматларга караганда, «олы Кариле» ААҖда һәм «Кама Тамагы» авыл хуҗалыгы предприятиесендә кичәге көнгә бер сыердан уртача 8,3 кг сөт савып алганнар, соңгысында бу 0,2 кг.га артык. Ленин исемендәге хуҗалыкта...
    • 29 ноябрь 2012 - 10:32
      Сәламәтлек саклауны модернизацияләү кысаларында
      29 ноябрьдә үзәк дәваханәдә ФАП фельдшерларына 35 "Медицина ярдәме» сигнал жилетлары һәм фельдшер сумкалары тапшырылды. Фельдшерларга жилет, сумкалар һәм авыл ФАПлары өчен фонарьлар сәламәтлек саклау министрлыгының Татарстан Республикасында сәламәтлек саклау тармагын модернизацияләү программасы буенча үзәкләштереп кайтарыла. Чарада муниципаль район башлыгы урынбасары Рөстәм Гыйлметдинов катнашты, ул соңгы елларда фельдшерларның эш шартлары,...
    • 29 ноябрь 2012 - 10:30
      Авыл һәм шәһәрләрдә без күпме?
      ТРда дәүләт статистика федераль хезмәтенең территория органы быел 2010 елда бөтенроссия халык санын исәпкә алу йомгаклары буенча статистик җыентык чыгарды. Анда республика халкы, шул исәптән безнең районда да яшәүчеләр турында исәпкә алучылар җыйган мәгълүматлар яктыртылган. Әлеге җыентыктагы кайбер саннар газета укучыларыбызга кызыклы булыр, дип уйлыйбыз. Исегезгә төшерәбез: районда шәһәр тибындагы...
    • 29 ноябрь 2012 - 10:26
      Яшьләрне патриотик тәрбияләү
      Сишәмбе ТР Яшьләр эше, спорт һәм туризм министрлыгында Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары катнашында ТР чакыру комиссиясе каршында яшьләрне патриотик тәрбияләү буенча координация советы утырышы булды. Анда яшь буынны әхлакый, рухи һәм патриотик тәрбияләүгә һәм Кораллы көчләрдә хезмәт итүгә әзерләүгә кагылучы өч мәсьәлә тикшерелде.
    • 29 ноябрь 2012 - 10:22
      РФ Президенты котлавы
      28 ноябрьдә Олы Кариле авылында Миңнегамилә Шәйхетдин кызының 95 яшьлек юбилеен билгеләп үттеләр. Революция яшьтәшенә күпме авырлыклар, ачлык һәм җимереклекне, якыннарын югалтуны кичерергә туры килә. Ирен Бөек Ватан сугышыннан көтеп, балалар караваты янында күпме йокысыз төннәр үткәрә ул. Һәм көткәне кайта да. Ире Касыйм абыйга сугышта алган яраларын төзәтергә туры...
    • 29 ноябрь 2012 - 10:20
      Матур гадәткә әверелде
      Хокук һәм суд системасы мәсьәләләрендә балигъ булмаганнарны хокукый тәрбияләү һәм агарту максатында 16 ноябрьдә район суды бинасында Кама Тамагы урта мәктәбенең 10 сыйныф укучылары өчен Ачык ишекләр көне үткәрелде. Судның әлеге агарту эше чыгарылыш сыйныфы укучылары өчен ел саен үткәрелә һәм ул матур гадәткә әверелде.Укучыларны суд администраторы Альберт Сәлимов һәм...
    • 29 ноябрь 2012 - 10:05
      Заман алга дәшә
      Мәгариф системасы гомер-гомергә традицион укыту методикасына нигезләнеп үсте. Әлбәттә инде, гасырлар буена тупланган тәҗрибәгә таянмыйча мөмкин түгел. Шулай да, тормыш бер урында тормый, заманалар алга бара: зур тизлек белән үсеш алган инновацияләр чорында яшибез. Укытучыларыбыз алдына да укучыларга әзер белем бирү белән генә чикләнеп калмыйча, үзләреннән таптыру алымнарын күздә тотып...
    • 29 ноябрь 2012 - 09:58
      Кыш та килеп җитте
      Кыш та җитте, димәк, алда безне бозлавык һәм кар-бураннар, нәтиҗә буларак - кар көртләре көтә. Кыш - юл хезмәте өчен кызу вакыт. Муниципаль район автотрассаларында өзеклексез хәрәкәт тәэмин итү - «Татавтодор» ААҖ Апас филиалы Кама Тамагы ДРСУның төп бурычы. Участокның көзге-кышкы чорда эшләүгә әзерлеге турында предприятие җитәкчесе Рамил Ганьятуллин белән...
    Реклама