Идел таңнары
  • Рус Тат
  • 2 октябрь 2012 яңалыклары

    • 2 октябрь 2012 - 09:21
      Юбилей турниры
      Узган якшәмбедә Куйбышев Затон штп стадионында Идел аръягы зонасы районнарының ир-егетләр командалары арасында «Волжские зори» («Идел таңнары») газетасы кубогына футбол буенча унбишенче турнир үткәрелде.
    • 2 октябрь 2012 - 09:19
      Көнүзәк мәсьәләләр тикшерелде
      Узган пәнҗешәмбедә Каратал һәм Келәнче авылларында киңәйтелгән авыл җыелышлары үткәрелде. Агымдагы елның сигез аенда башкарылган эшләр турындагы отчет белән беренче булып җирлек башлыгы Илдус Сәгъдиев сүз алды. Аннан соң Иске Казиле авылындагы модульле ФАП төзелеше белән таныштырды. Шунда ук медикаментлар сатуны оештыру да планлаштырыла, бу халык өчен бик уңайлы булачак....
    • 2 октябрь 2012 - 09:12
      Картаймасын әле йөрәк
      Өлкәннәр көнен әби-бабайлар сабый балалардай көтеп ала. Үзләренә карата хөрмәт хисе тойсалар, сөенәләр. Бу ункөндә һәр авыл җирлегендә аларны бергә чакырып, концертлар кую, чәй табыны артында сөйләшеп утыру яисә күчтәнәчләр бирү гадәткә кергән, чөнки бу көннәрдә һәркайсыбыз алар алдындагы бурычыбызны аеруча ныграк сиземли. Атабай, Бишалаб һәм Каратал авыллары өлкәннәре дүшәмбедә,...
    • 2 октябрь 2012 - 07:46
      Юл - ул тормыш
      Узган шимбәдә федераль программа буенча төзелгән Балчыклы- көрәле автоюлы ачылды.
    • 2 октябрь 2012 - 07:45
      Анонс
      17 октябрьдә 19.00 сәгатьтә РДКда якташыбыз, драматург- язучы Рәдиф Сәгъдиевның иҗатына 35 ел тулу уңаеннан авторның Буа сатира театры белән берлектә кичәсе була. Рәхим итегез!
    • 2 октябрь 2012 - 07:43
      Күршеләр шатландырды
      29 сентябрьдә "Өмет яры" социаль приютында Апас районы Каратун мәктәбенең Сәвия Тимуршина һәм Римма Печкова җитәкчелегендәге 10-11 сыйныф укучылары оештырган чара булды. Алар приюттагы балалар өчен талантлы чыгыш, иҗади конкурслар әзерләгән иде. Балалар анда бик теләп катнашты. Кунаклар үзләре белән бүләкләр һәм призлар алып килгән иде. Чара күңелле узды. Бәйрәмне...
    • 2 октябрь 2012 - 07:42
      Навигация тәмамланды
      26 сентябрьдә вакытыннан алда тизйөрешле судноларда («Метеор», «Восход») навигация тәмамланды. Навигация чорында Кама Тамагыннан барлык юнәлешләргә 1450 пассажир ташылган, 330 рейс ясалган. Кама Тамагы пристане хезмәткәрләре биргән мәгълүматларга караганда, су транспорты белән пассажирлар ташудан 180 мең сум акча кергән.
    • 2 октябрь 2012 - 07:42
      Беренче этап үтте
      «Татар моңы» яшь башкаручылар халыкара телевидение конкурсының беренче турында үзешчән артистларыбыз - Олы Кариледән Марат галимҗанов, Балтачтан Гөлнара Җәләлова һәм Куйбышев Затоннан светлана Булатова катнашты. Жюри карары нигезендә, конкурсның икенче турында Светлана Булатова катнашачак. Ул 8 - 9 октябрьдә Г. Камал исемендәге театрда көндәшләре белән көч сынаша.
    • 2 октябрь 2012 - 07:41
      Рекордка баралар
      Октябрь башында "Кама Тамагы гипс руднигы" ААҖ коллективы кулланучыга төп складтан 544 мең тонна гипс ташы озаткан. Акционерлык җәмгыяте оешканнан соң әзер продукция җибәрүдә бу иң югары күрсәткечләрнең берсе. Әгәр узган ел предприятие елны 615 мең тонна күрсәткече белән тәмамласа, агымдагы елда 650 мең тоннага җиткерергә уйлыйлар.
    • 2 октябрь 2012 - 07:40
      Почта хезмәткәрләре - ялгызлыкка каршы
      Татарстан почтасы хезмәткәрләре республикада 1 октябрьдән - Халыкара өлкәннәр көнендә старт алган «Син үзең генә түгел!» акциясе инициаторы булды. Алар үткәрүче социаль акция өлкәннәр йортында яшәүче кешеләргә үзләре генә түгеллеген, аларны онытмауларын тоярга мөмкинлек бирә. Ай дәвамында Россия почтасы клиентлары теләсә кайсы почта элемтәсе бүлегенә кереп адрессыз хат, открытка, хәтта...
    • 2 октябрь 2012 - 07:39
      Өлкәннәр ункөнлегенә карата
      Халыкара өлкәннәр көне кысаларында районда һәркайдагы кебек төрле: «Игелек атнасы», «Туган як», « Студентлар - өлкән буынга», «Физик активлык - озын гомерле булуга юл» исемле чаралар үткәреләчәк, коммуналь, көнкүреш мәсьәләләрен хәл итүдә ярдәм күрсәтеләчәк. шулай ук табиблар һәм социаль хезмәткәрләр бригадаларының өйләргә баруы оештырыла.
    • 2 октябрь 2012 - 07:25
      Гомернең алтын көзе
      Агымдагы елда илебездә өлкәннәр көнен 20 нче тапкыр үткәрәләр. Традицион өлкәннәр көненә карата төрле чаралар, акцияләр оештырыла. Агымдагы ел да искәрмә түгел. Район социаль яклау идарәсе өлкәннәр көненә бай программа әзерләгән, анда барлык шәһәр һәм авыл җирлекләре катнашачак.
    Реклама