Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Төзелеш

Юл - ул тормыш

Узган шимбәдә федераль программа буенча төзелгән Балчыклы- көрәле автоюлы ачылды.

Менә дигән асфальт-бетон өслекле юл иң еракта урнашкан авылларның берсен олы юл белән тоташтырды. бу уңайдан митингка Балчыклы авылы халкы җыелган иде, алар район җитәкчелегенә әлеге бүләк өчен рәхмәтләрен җиткерде. Муниципаль район башлыгы урынбасары Рөстәм гыйлметдинов подрядчы «Вираж» фирмасы директоры Әнсар Чепиковка муниципаль район башлыгы рәхмәт хатын тапшырды. Анысы бүләк һәм һәръяклы ярдәм өчен рәхмәт әйтеп, район башлыгы Зөфәр Гарәфиевның тырышлыгы булмаса, әлеге юл булмаган да булыр иде, дип билгеләп үтте, шулай ук авыл халкына юлны сакларга, анда чылбырлы тракторлар йөрүенә юл куймаска тәкъдим итте.
Шундый ук митинг Көрәле авылында да булды. Ике авылда да Рөстәм Ирекович районда юл төзелеше масштаблары, киләчәктә юл челтәрен үстерү планнары турында сөйләде. Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Рамазанов, төзелеш подрядчылары һәм куратор кайбер документларга имза салдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X