Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Гомернең алтын көзе

Агымдагы елда илебездә өлкәннәр көнен 20 нче тапкыр үткәрәләр. Традицион өлкәннәр көненә карата төрле чаралар, акцияләр оештырыла. Агымдагы ел да искәрмә түгел. Район социаль яклау идарәсе өлкәннәр көненә бай программа әзерләгән, анда барлык шәһәр һәм авыл җирлекләре катнашачак.

Бу көнне өлкән яшьтәгеләр бүләкләр кабул итә. Чарадан Кама Тамагы шәһәр җирлеге һәм район мәдәният йорты да читтә калмый. Узган якшәмбедә район мәдәният йортына килүчеләрнең барысын да акциядә катнашучы мәктәп укучылары каршы алды. Балалар өлкәннәр өчен үзләре котлау открыткалары ясаган һәм аларны бәйрәм кунакларына тапшырдылар. Мәдәният йорты фойесында тантанага килүчеләр өчен шәхси эшмәкәрләр Ч. Вафина, Д. Пустобаев, Р. Галиев, Э. Камалиева, Н. Сергеева, "Камойл"ООО, "Уют"ООО ярдәмендә оештырылган чәй табынына чакырдылар. Биредә кул эше осталары Г. Лотфуллина, Л. Кадыйрова, Е. Панкова эшләреннән күргәзмә оештырылган иде, бирегә шулай ук балалар рәсемнәре һәм кул эшләре дә куелган. Мәдәният йорты хезмәткәрләре Татарстан Республикасы ветераннары арасында "Балкыш" республика фестивале дипломантлары катнашында бай концерт әзерләгәннәр. Программага өлкән яшьтәгеләр яшь вакытта яратып җырлаган җырлар да кертелгәнлектән ул бик җылы кабул ителде. Җырлар нәфис сүз, музыка коралларында уйнау һәм мәзәкләр белән алышынып барды. Яраткан әби-бабайларын "Салават күпере" (җитәкчесе Ф.Зарипова) балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр дә котлады.
Муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев исеменнән залга җыелган өлкән яшьтәгеләрне бәйрәм белән аның урынбасары Рөстәм Гыйлметдинов котлады. Бу көнне район үзәгендә яшәүче Соловьева үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Кама Тамагы шәһәр җирлеге башлыгы урынбасары Нияз Камалиев аны юбилее белән котлап бүләк тапшырды.
Безнең районда 90 яше тулган 26 кеше яши. Шуларның алтысы быел юбилейларын билгеләп үткән һәм РФ Президенты телеграммалары алган. Кемгәдер МР башлыгы исеменнән, ә кемгәдер шәхсән Зөфәр Гарәфиев үзе бүләкләр тапшырды. Районда үзенең хезмәт юлын районны үстерүгә багышлаган хезмәткәрләрне, осталарны да онытмыйлар. Алар барысы да ихтирам һәм хөрмәткә лаек һәм барысы да бу көннәрдә игътибар үзәгендә булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев