19 июль 2012 яңалыклары
-
Очрашу шатлыклары...
Бергә укыган, белем һәм тәрбия алган сабакташлар, аларның мөгаллимнәре белән, бер җирдә туып-үскән, туган як, туган туфрак уртак булган авылдашлар белән очрашу шатлыкларын кичермәгән кеше юктыр ла ул бу дөньяда! Очрашу, күрешүләр бер генә мизгел, кыска вакыт аралыгында гына булса да, гомергә онытылмаслык булып, күңелнең бер почмагында үз урынын ала...
-
Германия истәлекләре
(Дәвамы. башы газетабызның 55нче санында) кызыклы замок һәм замок паркы (Шлосспарк)
-
Туган ягым - гөлбакча
Ямьле җәй ае башлану белән поселок урамнары аллы-гөлле чәчәкләргә күмелә.
-
"Универсиада–антитеррор"
Татарстан Республикасының террорга каршы сакланганлыгын тикшерү максатында 20сеннән 27 июльгә кадәр районыбызда "Универсиада-антитеррор-2012" өйрәнүләре үткәрелә. Хокук саклау органнары тарафыннан өйрәнү диверсантларын ачыклау һәм тоткарлау планлаштырыла. Өйрәнү диверсантлары халыкка шәхси фатирларда яшәү, автотранспорт арендалау һәм яллау, күрсәтелгән объектларга һәм башка оешмаларга әйберләр күчерергә яки илтергә үтенеп мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Татарстан Республикасы...
-
Беркем дә читтә калмады
Кубаньда су басудан зыян күрүчеләргә гуманитар ярдәм җыю хәйрия акциясенә Татарстанда ярдәм турында игълан ителүгә үк кушылдылар.
-
Бу хакта онытырга ярамый
2011 елның 10 июлендә Иделдә Казан юнәлешенә таба туристлар утырган «Булгария» теплоходы бара. Кинәт кенә Куйбышев сусаклагычында давыл куба һәм судно яр кырыеннан өч километр ераклыкта су төбенә төшә.
-
Китаплар белән тәэмин итү
11 июльдә ТР Мәдәният министрлыгында яңа уку елына уку китаплары белән тәэмин итү мәсьәләсе буенча видеоконференция режимында киңәшмә булды. Хәзер республикабызда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында яңа проект - уку китапларының электрон фонды булдыру гамәлгә ашырыла. Мәктәпләрдә китапларга инвентаризация үткәрелә, барлыгы, җитешмәве һәм артыгы ачыклана. Аннары китапларны мунициаль район эчендә...
-
Җәй – ял вакыты
17 июльдә Яшьләр эше һәм спорт министрлыгында видеоконференция режимында үткәрелгән брифинг балалар һәм яшьләрнең ялын һәм мәшгульлеген оештыру, сәламәтләндерү темасына багышланган иде.
-
Волонтерлар эштә
Район үзәгенең «Ключ» волонтерлар берләшмәсе иҗтимагый мөһим эшләр һәм акцияләрнең күбесендә катнаша. «богородский рай» социаль тернәкләндерү үзәгендә сәламәтлекләрен ныгытучы балалар белән волонтерлар - Кама Тамагы урта мәктәбе укучылары Светлана Кириллова һәм Чулпан Вәлиева сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау чарасы үткәрә. Дәресләр кызыклы, мавыктыргыч формада үткәрелә, балаларга бик ошый. Үзәк белгечләре әлеге...
-
Юл булачак
Агымдагы елда Балчыклы авылыннан Көрәлегә кадәр 4 километр озынлыктагы юлга "Вираж"ООО асфальт- бетон өслекле юл салачак. Эшләр язын ук башланган иде һәм көзгә төгәлләргә планлаштыралар. Көрәлеләр бик канәгать һәм авылда яшәүчеләр өчен шушы әһәмиятле мәсьәләне хәл итүчеләргә рәхмәтле.
-
Элемтә хезмәтләре
Бүгенге көндә 6,5 мең абонент район электр элемтәсе узелы хезмәтеннән файдалана. Шуңардан 3790 кеше телефон хезмәтеннән, ике меңнән артык абонент интернеттан, 500гә якын кеше интерактив телевидениедән файдалана. Интернет, IP-телевидение хезмәтләреннән тыш, элемтәчеләр «таттелеком» һәм "СМАРТС" уртак проекты - кәрәзле элемтә хезмәте дә тәкъдим итә.
-
Өстәмә стимул
Урып-җыю эше башланды. Хезмәткә түләүне 20 процентка арттыру, дифференциацияле якын килү һәм премия түләүләре системасы быелгы уракта материаль стимуллаштыру чарасы булды. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан күрелгән әлеге чаралар кызу эш көннәре башланган механизаторлар өчен туры мәгънәсендә уңышлы эшләү өчен өстәмә стимул булып тора.
-
Без алар каршында бурычлы
РФ президентының 2012 елның 31 маендагы фәрманы нигезендә, 90, 95, 100 яше тулган барлык сугыш ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә юбилей көннәрендә Русия президенты В.Путинның котлавы тапшырыла башлады. Бөек Ватан сугышының бик авыр сынауларын намус белән узган кешеләр моңа лаек.