Идел таңнары
  • Рус Тат
  • 17 июль 2012 яңалыклары

    • 17 июль 2012 - 10:13
      Юл кагыйдәләрен өйрәнәбез
      Узган атнада район үзәгенең "Кояшкай" балалар бакчасының кече яшьтәге 1 нче төркеменә йөрүче балалары катнашында "Минем өч көпчәкле дустым" дип исемләнгән чара үткәрелде.
    • 17 июль 2012 - 10:09
      Афәрин!
      Бу фотосурәттә татар фольклорын пропагандалауга багышланган "Иске Казан түгәрәк уены" республика конкурсында җиңүче районыбыз талантлары. Быел ул өченче тапкыр үткәрелә.
    • 17 июль 2012 - 10:05
      Германия истәлекләре
      23 июньнән 7 июльгә кадәр район мәктәпләреннән 15 укучы Германиянең тугандаш Людвигслуст шәһәрендә булып кайтты. Балалар хыялы тормышка ашты. Шәһәр һәм замокларга сәяхәтләр, мәктәп һәм гимназияләргә бару, Балтыйк диңгезен күрү һәм тагын бик күп кызыклы очрашулар матур истәлек булып күңелләрдә озак сакланыр. Ә иң мөһиме - балалар үзләре өчен яңа...
    • 17 июль 2012 - 10:03
      Авыл хезмәтчәннәренең көндәлек эше
      Узган пәнҗешәмбедә Тәмте авыл җирлегендә гражданнар җыелышы булып узды. Анда Россия МВДсының Югары Ослан муниципальара бүлек җитәкчесе Роберт Хөснетдинов, бүлек кураторы Рамил Фәттахов, «Югары Ослан» муниципальара бүлегенең Кама Тамагы полиция бүлеге җитәкчесе Эдуард Идиятуллин катнашты.
    • 17 июль 2012 - 10:02
      Елга киңлекләрендә
      17 июльдән Казан-Кама Тамагы маршрутында «Метеор»ның тагын ике рейсы кертелде. Казан елга портыннан 7.30 сәгатьтә, Кама Тамагыннан 9.00да, икенчесе Казаннан 13.00дә, Кама Тамагыннан 14.30 сәгатьтә кузгала.
    • 17 июль 2012 - 10:01
      Кулланучылар кәрҗине арта
      Хөкүмәт россиялеләрнең яңа куллану кәрҗинен раслады. Яңа нормаларга караганда, гражданнарыбыз ит, балык һәм яшелчәне күбрәк, икмәк һәм бәрәңгене азрак ашарга тиеш. Яңартылган кәрҗин хәзергесеннән 200-400 сумга кыйммәтрәк булачак. Яңа куллану кәрҗине 2013 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керә.
    • 17 июль 2012 - 10:00
      Азрак урлыйлар, күбрәк талыйлар
      ЭЭМ муниципальара бүлекнең «Кама Тамагы» полиция бүлеге мәгълүматларына караганда, агымдагы елның 6 аенда районда 94 җинаять кылынган, авыр җинаятьләр саны ике тапкырга кимегән - 12. Урлашулар саны кимегән, талаулар саны арткан. Наркотик матдәләрне саклауның бер факты ачыкланган. Узган чорда 3 җинаятьче табылган һәм тоткарланган.
    • 17 июль 2012 - 09:58
      Рамазан аена керәбез
      Мөселманнарда 20 июль, җомга - Уразаның беренче көне. Бу сабырлык, түземлек, шәфкатьлелек, игелек ае. Ул 19 августка кадәр дәвам итәчәк. Рамазан аеның тәмамлануын Гаеттә бәйрәм итәбез.
    • 17 июль 2012 - 09:53
      Урып-җыю алдыннан
      Узган пәнҗешәмбедә безнең районда авыл хуҗалыгы берләшмәләре арасында яңа уңышны җыеп алуга әзерлек буенча конкурс үткәрелде.
    Реклама