10 октябрь 2014 яңалыклары
-
Идел янында кеше һәм табигать
Бүген "Идел янында кеше һәм табигать: тарих һәм мәдәният проблемалары" темасына Беренче региональ фәнни-гамәли конференция үткәрү буенча оештыру комитеты утырышы булды. Ул авылара үзәк китапханәдә 18 октябрьдә узачак. Конференция РФда һәм ТРда Мәдәният елы кысаларында үткәрелә. Проект җитәкчесе Альберт Борһанов конференциянең төп максатына тукталып, болай диде:"Мондый форматтагы чара үткәрү музей...
-
Коорупция буенча гражданнар мөрәҗәгате
Кама Тамагы муниципаль районында Кама Тамагы штп территориясендә коррупция күренешләрен бетерү максатларында Калинин урамындагы 31 йортта (муниципаль район Советы һәм башкарма комитет бинасында), Карл Маркс урамы 4 йортта (РДК бинасы), Гагарин урамындагы 80 йортта (поликлиника бинасы) "Коррупция мәсьәләләре буенча гражданнар мөрәҗәгате өчен" өч махсус ящик куелган. Алардан мөрәҗәгатьләр ай саен...
-
Тенеш штпда Өлкәннәр көне
Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында таучылар бистәсендә кичә чара үткәрелде.Өлкән яшьтәгеләрне бәйрәм белән котларга муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдан Шәйморзин,гипс руднигы генераль директоры Сергей Алешин, җирлек башлагы Илсия Гайнетдинова килгән иде.Кунаклар алдында бәйрәм программасы белән укучылар, "Березка" фольклор ансамбеле чыгыш ясады.
-
Безгә цирк килде
Кичә Красновидово авылына Түбән Новгород циркы килде. Мәктәпнең актлар залы балалар белән шыгрым тулы иде. Өлкәннәр дә тамаша карау мөмкинлеген ычкындырмады. Красновидоволылар хәтерендә матур тәэсирләр озак сакланыр.
-
Өлкәннәр көне
8 октябрьдә безне, дәү әниләрне, Иске Казиле мәктәбенә өлкәннәр һәм укытучылар көне уңаеннан оныгым Язилә Габидуллина 5 сыйныфлар тарафыннан әзерләнгән кичәгә чакырды. Без шатланып риза булдык. Иске Казиле мәктәбенең ишек алдына керүгә, әкият дөньясына чумган кебек булдык. Чәчәк түтәлләренә, тегермәнгә, куак-агачларга сокланмый мөмкин түгел. Мәһабәт мәктәп ишеген ачып керүгә, заман...
-
Табиб- иң изге һәм мактаулы хезмәт
Мин бүген гриппка каршы укол кадатырга дип Олы Кариле авылы амбулаториясенә бардым һәм андагы уңайлыкка, чисталыкка, җылылыкка, яктылыкка шаккаттым. Моңа кадәр, авылыбыздагы больница бетерелгәннән соң, мондый уңайлыкны күрмәгәч, ирексездән Татарстан Президентына, районыбызда аның программасын тормышка ашыручыларга рәхмәт җиткерәсе килде. Мин амбулаториягә сокланып торган арада, каршымда яраткан фельдшерыбыз Гөлнар елмаеп басып...
-
Һәр пенсионерга игътибар һәм кайгырту
Ел саен өлкәннәр ункөнлегендә редакциягә хезмәт коллективлары һәм җитәкчеләре исеменә пенсионерлардан рәхмәт хатлары килә. "Онытмаулары өчен рәхмәт", "Бүләкләре өчен рәхмәт", "Хезмәттәшләр белән аралашу да күңелле". Бу юлы да нефтебазаның элеккеге эшчеләре "Камойл" ООО җитәкчелегенә кайгыртулары һәм игътибарлары өчен рәхмәт белдерә. -"Камойл" ООО кайчандыр нефтебаза булган традицияләрне саклап килә,- ди пенсионер...
-
Кисәтелгән, димәк, коралланган!
Статистика күрсәткәнчә, алдыкчылар кулына барыннан бигрәк өлкәннәр килеп эләгә. 9 октябрьдә халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлеге психологы Маргарита Матвеева "Кисәтелгән, димәк коралланган!" чарасы үткәрде. Анда өлкәннәр арасында алдануны һәм алдану очракларында гамәлләр мәсьәләсенә кагылышлы мәсьәләләр күтәрелде. Психолог республика территориясендә соңгы елда алдау фактларын китерде. Шулай ук өлкәннәргә...