Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Өлкәннәр көне

8 октябрьдә безне, дәү әниләрне, Иске Казиле мәктәбенә өлкәннәр һәм укытучылар көне уңаеннан оныгым Язилә Габидуллина 5 сыйныфлар тарафыннан әзерләнгән кичәгә чакырды. Без шатланып риза булдык. Иске Казиле мәктәбенең ишек алдына керүгә, әкият дөньясына чумган кебек булдык. Чәчәк түтәлләренә, тегермәнгә, куак-агачларга сокланмый мөмкин түгел. Мәһабәт мәктәп ишеген ачып керүгә, заман...

8 октябрьдә безне, дәү әниләрне, Иске Казиле мәктәбенә өлкәннәр һәм укытучылар көне уңаеннан оныгым Язилә Габидуллина 5 сыйныфлар тарафыннан әзерләнгән кичәгә чакырды.

Без шатланып риза булдык. Иске Казиле мәктәбенең ишек алдына керүгә, әкият дөньясына чумган кебек булдык. Чәчәк түтәлләренә, тегермәнгә, куак-агачларга сокланмый мөмкин түгел. Мәһабәт мәктәп ишеген ачып керүгә, заман таләпләренә туры китерелгән төзелешенә, чисталык-пөхтәлеккә исең китәрлек. Мондый мәктәп районда да бер генәдер. Укучыларның өлкәннәрне шундый матур кичәгә чакырулары безне- дәү әниләрне бик куандырды. Сыйныф җитәкчеләре Гарафиева Кадрия апалары, укучыларын чын артистлар итеп әзерләгән. Җырларын, шигырьләрен зур осталык белән башкардылар. Без, дәү әниләр, күңелебез булып чын күңелдән рәхмәтләр әйттек. Оныкларыбызның якты, чиста мәктәптә укуларына горурланып, сөенеп кайттык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X