Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Табиб- иң изге һәм мактаулы хезмәт

Мин бүген гриппка каршы укол кадатырга дип Олы Кариле авылы амбулаториясенә бардым һәм андагы уңайлыкка, чисталыкка, җылылыкка, яктылыкка шаккаттым. Моңа кадәр, авылыбыздагы больница бетерелгәннән соң, мондый уңайлыкны күрмәгәч, ирексездән Татарстан Президентына, районыбызда аның программасын тормышка ашыручыларга рәхмәт җиткерәсе килде. Мин амбулаториягә сокланып торган арада, каршымда яраткан фельдшерыбыз Гөлнар елмаеп басып...

Мин бүген гриппка каршы укол кадатырга дип Олы Кариле авылы амбулаториясенә бардым һәм андагы уңайлыкка, чисталыкка, җылылыкка, яктылыкка шаккаттым.

Моңа кадәр, авылыбыздагы больница бетерелгәннән соң, мондый уңайлыкны күрмәгәч, ирексездән Татарстан Президентына, районыбызда аның программасын тормышка ашыручыларга рәхмәт җиткерәсе килде. Мин амбулаториягә сокланып торган арада, каршымда яраткан фельдшерыбыз Гөлнар елмаеп басып тора. Инде авылыбыз халкына 22 елдан артык хезмәт күрсәткән фельдшерыбызның да сөенгәнлеге, канәгатьлеге йөзенә чыккан: "Эшләргә дә эшләргә инде, Мәдинә апа, бөтен мөмкинлекләре дә бар бит",- дип шатлыгын белдерде. Безнең Гөлнарыбыз эш шартлары уңайсыз булган вакытларда да сынатмады, сер бирмәде, намус белән, ихлас күңелдән халыкка хезмәт итте. Хәзер дә шулай, шөкер! Төн дими, көн дими, ял дими, авыру кайчан чакыра, шул вакытта тизрәк чыгып йөгерә. Ул- безнең табибыбыз! Ул авыруларга шулкадәр җылы мөнәсәбәттә: төшенкелеккә бирелсәң, күңелне күтәреп җибәрә, ышанычлы сүзләре, фикерләре белән яшәү дәртен арттыра, кирәк вакытта, артык иркәләнә башласаң, шулай ук тиешле сүзен әйтә белә, кыскасы, ул- психолог та! Авыл халкы: "Әле ярый Гөлнарыбыз бар",-дип сөенеп, ышанып яши. Аллаһы аңа киләчәктә дә сәламәтлеген, тынычлыгын-иминлеген биреп, тагын да тәҗрибәсен арттырып, авылыбыз халкына шулай хезмәт итәргә, эшендә зур дәрәҗәләргә ирешергә насыйп итсен! Амин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев