Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Һәр пенсионерга игътибар һәм кайгырту

Ел саен өлкәннәр ункөнлегендә редакциягә хезмәт коллективлары һәм җитәкчеләре исеменә пенсионерлардан рәхмәт хатлары килә. "Онытмаулары өчен рәхмәт", "Бүләкләре өчен рәхмәт", "Хезмәттәшләр белән аралашу да күңелле". Бу юлы да нефтебазаның элеккеге эшчеләре "Камойл" ООО җитәкчелегенә кайгыртулары һәм игътибарлары өчен рәхмәт белдерә. -"Камойл" ООО кайчандыр нефтебаза булган традицияләрне саклап килә,- ди пенсионер...

Ел саен өлкәннәр ункөнлегендә редакциягә хезмәт коллективлары һәм җитәкчеләре исеменә пенсионерлардан рәхмәт хатлары килә. "Онытмаулары өчен рәхмәт", "Бүләкләре өчен рәхмәт", "Хезмәттәшләр белән аралашу да күңелле". Бу юлы да нефтебазаның элеккеге эшчеләре "Камойл" ООО җитәкчелегенә кайгыртулары һәм игътибарлары өчен рәхмәт белдерә.

-"Камойл" ООО кайчандыр нефтебаза булган традицияләрне саклап килә,- ди пенсионер Рәшит Әхәтов. - Биредә бервакытта да пенсионерларны онытмыйлар. Ярдәм дә итәләр, бәйрәмнәргә бүләкләр дә әзерлиләр.

-Коллектив биредә дус, - дип аңа кушылды Наил Халиков. - Хәзер дә биредә предприятие пенсионерларына карата яхшы мөнәсәбәтне сакларга тырышалар. Күбесе җитәкчегә бәйле. Татьяна Гайсина әлеге вазыйфада лаеклы алмаш.

-Без элеккеге коллектив һәм җитәкченең ярдәмен һәрдаим сизеп торабыз,- ди Рөстәм Таһиров. -Игътибарлары өчен барысына да рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X