1 октябрь 2013 яңалыклары
-
Көчлеләр һәм җитезләр шөгыле
Безнең районда спорт туризмы спорт төре буларак ДЮСШка Николай Егоров килгәннән соң актив үсеш алды. Спортның шушы төре белән мавыккан тренер берничә дистә яшүсмерне туризм белән кызыксындыра алды, ә иң мөһиме республика дәрәҗәсендә яхшы күрсәткечләргә иреште. - Мин бүген өч төркем яшүсмерләр белән эшлим, нигездә болар 5-8 сыйныф укучылары,- ди...
-
Укытучы спортчы булырга тиеш
Педагогия хезмәткәрләренең узган шимбәдә үткәрелгән җәйге спартакиадасында безнең укытучылар республиканың 46 районы арасында 21 урынны яулады. Казан шәһәренең җиңел атлетика манежы берьюлы 1200 педагогны кабул итте. Котлау сүзе белән Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов чыкты. Флаг күтәреп, гимн башкарылганнан соң укытучылар спорт мәйданчыкларына таралды, бер өлеше"Ватан" стадионына...
-
Җирдә эзең калсын үзеңнән соң килгән буынга
1 октябрьдә традицион Өлкәннәр көнен билгеләп үтәбез. Хезмәт коллективларында бу көнне район өчен озак еллар хезмәт куйган элеккеге хезмәттәшләрен хөрмәтләделәр. Мария Федоровна Цыплина кебек кешеләр турында "Шунда туган, шунда үскән" диләр. Аның гомере авыл тормышы, җир, йорт һәм гаиләсе белән бәйле. Мария Федоровнаны күргәч бер дә 95 яшь бирмәссең. Тормыш...
-
Укытучыларга - бәйрәм, укучыларга - автобус
3 октябрьдә район укытучылары делегациясе Казанда Укытучылар көненә багышланган бәйрәм чарасында катнаша. Район данын МР башлыгы Зөфәр Гарәфиев җитәкчелегендә Рудник урта мәктәбе укытучысы Гөлүсә Хәсәнова, хезмәт ветераны Николай Воробьев, музыка мәктәбе директоры Зөлфия Мөхәммәдиева, Кама Тамагы «Салават күпере» балалар бакчасы методисты Светлана Хисмәтуллина, ИМЦ МУ директоры Нурзия Җиһаншина, РОО мөдире...
-
Диспансерлаштыру бара
Диспансерлаштыру вакытында районда план буенча 330 кеше медицина тикшерүе уза. Бүген 1074 кеше тикшерелгән инде, бу планның 32, процентын тәшкил итә. Өлкән кешеләрнең аерым төркемен диспансерлаштыру унбер төр медицина тикшерүеннән гыйбарәт. Кирәк булган очракта башка белгечләр белән өстәмә консультация һәм киңәйтелгән лаборатор-инструменталь тикшеү үткәрелә.