Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Көчлеләр һәм җитезләр шөгыле

Безнең районда спорт туризмы спорт төре буларак ДЮСШка Николай Егоров килгәннән соң актив үсеш алды. Спортның шушы төре белән мавыккан тренер берничә дистә яшүсмерне туризм белән кызыксындыра алды, ә иң мөһиме республика дәрәҗәсендә яхшы күрсәткечләргә иреште. - Мин бүген өч төркем яшүсмерләр белән эшлим, нигездә болар 5-8 сыйныф укучылары,- ди...

Безнең районда спорт туризмы спорт төре буларак ДЮСШка Николай Егоров килгәннән соң актив үсеш алды. Спортның шушы төре белән мавыккан тренер берничә дистә яшүсмерне туризм белән кызыксындыра алды, ә иң мөһиме республика дәрәҗәсендә яхшы күрсәткечләргә иреште.
- Мин бүген өч төркем яшүсмерләр белән эшлим, нигездә болар 5-8 сыйныф укучылары,- ди Николай. Агымдагы елда яңа төркем җыйдым, өлкән сыйныфлар мәктәпне тәмамлаганнан соң алар урынына яңалары килде. Мин таныштыру дәресе үткәрдем инде, анда укучылар спортның шушы төре, походка бару һәм казанышлар турында видеороликлар карадык.
Киләсе дәрестә турист кирәк-яраклары, палатка төрләрен карап, аларны урнаштыру теориясе белән танышачакбыз.
- Сезнең өйрәнүләр кая үтә?
- Нигездә урамда. Җәен походка барабыз, кыяга менү белән шөгыльләнәбез. Моннан тыш, җәен мәгарә туризмы техникасын эшләү мөмкинлеге бар. Кышын һава шартлары яхшы булганда карлы чокырларда тау техникасын эшлибез, шулай ук спорт залында шөгыльләнәбез.
- Ел саен Зимовьеда спорт туризмы белән мавыгучылар өчен балалар лагеры эшли. Сез алар белән элемтәдә торасызмы?
- Бу лагерьны Галина Мифтахова оештыра. Ул "Җәй" республика үзәгендә эшли. Ел саен безгә республикадан 40-45 укучы килә. Җирлек рельефы бездә спортның шушы төре белән шөгыльләнү мөмкинлеге бирә. Мин лагерьда бер смена эшләдем. Балаларга биредә бик ошый, ә бу иң мөһиме.
- Республика дәрәҗәсендәге ярышларда еш катнашасызмы?
- 2007-2009 елларда елына бер тапкыр шушы ярышларда катнаштык. Ә 2010 елда безнең спортчылар республика дәрәҗәсендәге ярышларда елына 2-3 тапкыр катнашты. 2011 елда безнең команда республикада 3 нче урынны алды, ә аннан соңгы елларда без тотрыклы рәвештә алдынгылар өчлегендә.
- Шәхси беренчелектә уңышларыгыз бармы?
- Агымдагы елда Кама Тамагы урта мәктәбе укучысы Альберт Гыйзетдинов спорт туризмы буенча республика ярышларында беренче урынны алды.
- Укучылардан тагын кемнәргә өмет баглыйсыз?
- Миша Салмин, Кирилл Будилов көчле спортчылар дип саныйм. Агымдагы елда яхшы спортчыларыбыз Татьяна Перцева, Камилла Хәсәнова мәктәпне тәмамлады. Әлегә кызлар арасында алдынгылар урыны буш.
- Хәзер нәрсәгә әзерләнәсез?
- Тиздән спорт туризмы буенча республика кубогының икенче этабы старт ала. Безнең бурыч- яхшы нәтиҗәләр күрсәтеп өченче этапка әзерләнү, ул декабрь башында узачак. шушы этаплар нәтиҗәсе буенча 2013 елгы эшебезгә нәтиҗәләр ясыйбыз. Алар безне шатландырыр дип ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев