Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Укытучы спортчы булырга тиеш

Педагогия хезмәткәрләренең узган шимбәдә үткәрелгән җәйге спартакиадасында безнең укытучылар республиканың 46 районы арасында 21 урынны яулады. Казан шәһәренең җиңел атлетика манежы берьюлы 1200 педагогны кабул итте. Котлау сүзе белән Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов чыкты. Флаг күтәреп, гимн башкарылганнан соң укытучылар спорт мәйданчыкларына таралды, бер өлеше"Ватан" стадионына...

Педагогия хезмәткәрләренең узган шимбәдә үткәрелгән җәйге спартакиадасында безнең укытучылар республиканың 46 районы арасында 21 урынны яулады.
Казан шәһәренең җиңел атлетика манежы берьюлы 1200 педагогны кабул итте. Котлау сүзе белән Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов чыкты. Флаг күтәреп, гимн башкарылганнан соң укытучылар спорт мәйданчыкларына таралды, бер өлеше"Ватан" стадионына китте.
- Кызганычка каршы, әлегә ярыш беркетмәләрен алмадык,- ди РОО җитәкчесе, команда капитаны Илшат Гомәров. - Шулай да кайбер педагогларны билгеләп үтәргә мөмкин. Биеклеккә сикерүдә Римма Нәбиуллина һәм Евгений Шалдыбин яхшы күрсәткечләргә иреште. Сәламәтлеге белән проблемалар булуына карамастан, гер күтәрүдә Рамил Вафин көндәшләренә бирешмәде. Гөлназ Галиханованың күрсәткечләре дә яхшы. Линар Айсин озынлыкка сикереп, командага яхшы баллар исәпләнде. Ольга Кириева, Марина Булатова, Ришат Хәсәнов һәм Александр Сорокин йөзү эстафетасында яхшы нәтиҗәләргә иреште. Аркан тартышуда команда икенче әйләнешкә чыкты, Түбән Кама командасын җиңде, әмма Яшел Үзән командасына оттырды.
Гомумән алганда, барысы да тырышты, һәркем үзеннән җиңүгә өлеш кертте. Укытучылар күтәренке кәеф белән спорт мәйданчыкларына чыкты. Афәрин!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев