Идел таннары
  • Рус Тат
  • Җирдә эзең калсын үзеңнән соң килгән буынга

    1 октябрьдә традицион Өлкәннәр көнен билгеләп үтәбез. Хезмәт коллективларында бу көнне район өчен озак еллар хезмәт куйган элеккеге хезмәттәшләрен хөрмәтләделәр. Мария Федоровна Цыплина кебек кешеләр турында "Шунда туган, шунда үскән" диләр. Аның гомере авыл тормышы, җир, йорт һәм гаиләсе белән бәйле. Мария Федоровнаны күргәч бер дә 95 яшь бирмәссең. Тормыш...

    1 октябрьдә традицион Өлкәннәр көнен билгеләп үтәбез. Хезмәт коллективларында бу көнне район өчен озак еллар хезмәт куйган элеккеге хезмәттәшләрен хөрмәтләделәр.
    Мария Федоровна Цыплина кебек кешеләр турында "Шунда туган, шунда үскән" диләр. Аның гомере авыл тормышы, җир, йорт һәм гаиләсе белән бәйле. Мария Федоровнаны күргәч бер дә 95 яшь бирмәссең. Тормыш мәшәкатьләреннән сынмаган, сыгылмаган, йөзе җыерчыклы булса да, күзләреннән нур бөркелеп тора. Яшь вакытта ул бик чибәр булгандыр, дигән уй килә. Мария Федоровна картлыкка бирешми: бүгенге көнгә кадәр чишмәгә суга йөри, бакчасында казына, йорт эшләрен башкара. "Мин төнлә дә эшләргә әзер. Бер дә эшсез тора алмыйм. Соңгы вакытларда бер дә йоклап булмый. Шул вакытта бөтен гомерем күз алдыннан үтә",- ди ул.
    Мария Федоровна күрше Бортас авылыннан. Гаиләләре урта хәлле була. Әтиләре- Федор Федорович Гришин колхозда каравылчы булып эшли. Авылдашларыннан ит сатып алып Казан шәһәренә алып барып саткан. Әнисе- Татьяна Ивановна, балалар тәрбияли, алар гаиләдә сигез бала үсә.
    - Гаиләбез белән кәбестә кискәнне хәтерлим, без- бала-чага сусыл кәбестә күчәне кимерәбез. Тозлаган алма тәме әле дә авызымда тора. Әниебез мич янында кайнашырга ярата иде. Ул шул кадәр тәмле пироглар пешерде. Беркайчан да безгә кычкырганы булмады, - ди Мария Федоровна.
    Мария укырга теләмәгән. Тартып-сузып 3 классны тәмамлый. «Укытучы өйгә килгәч мин сәндерәгә менеп качам. Мәктәпкә барырга үгетли. Ә мин киреләнәм. Шулай итеп белемсез калдым. Имза куярга һәм акча исәпләргә өйрәндем, шунысы да җиткән»,-дип көлә Мария Федоровна.
    Мария кечкенәдән үк эшкә өйрәнеп үсә. Кыз вакытында кышын чанага төяп Казанга каймак, эремчек алып барып сатканнарын искә алды. "Әни каймакны күбрәк чыгартып мине Казанга җибәрә иде. Иптәшкә дус кызымны алам. Отарга кереп кунабыз да иртән базарга китәбез. Саткан акчага азык-төлек: шикәр, ярма, икмәк алып кайтырга кузгалабыз. Өч көннән өйгә кайтып җитәбез.
    Яшьтән үк колхозда эшли башладым: кышын- складта, бозау карадым, җәен- ашарга пешерәм. Басуда вагон тора, ашка бөтен артель җыела: тракторчылар, комбайнчылар, шоферлар. Утын ягып прачкада пешерәм. Иртәнге ашка сөт белән ипи һәм бал бирәләр. Төшке ашка - итле аш. Итен кызганмый идек, барысына да җитәрлек пешердек. Ә кичке ашка икенче ризыклар әзерләдек. Икмәкне авыл пекарнясыннан алып килделәр, - дип искә ала мария Федоровна. - Кичен дус кызлар белән уенга төшәбез. Гармунга кушылып җырлыйбыз, әйлән-бәйлән уйныйбыз.
    Без Нюра Волкова белән башлап җырлаучы идек. Яшьләр, чибәрләр. Чәчләрем бик куе, дулкынланып тора. Ике якка үреп сала идем, ул чакта да модадан калышмаска тырыштык».
    Соңрак Мария Большие Ключи авылына апасы янына күчеп китә. Шунда булачак тормыш иптәше Викторны очрата. Әмма озак яши алмыйлар, ире сугышның беренче көннәреннән үк фронтка китә һәм һәлак була. Ә Мариянең баласы үле туган. Туган йортына әйләнеп кайта һәм озак вакыт әти-әнисе белән яши. Соңрак Циплин Василий Ивановичка димлиләр. Ул ике балалы тол ир була. Мария Красновидовога күчеп яши башлый.
    Василий Иванович сугыштан авыр яраланып кайткан. Бер кулын өздергән, күкрәгендә пуля, ул 10 ел үзен сиздереп тора. Василий Иванович колхозда склад мөдире булып эшли. Тәртипле, хезмәт сөючән,- аны авылдашлары шулай истә калдырган. Мария Федоровна аны мактап та алды: "Минем Васенька бик яхшы, акыллы, эшчән иде. Азрак эчкән вакыты булса балаларны караган өчен рәхмәт әйтә".
    Менә шулай тату гомер итә алар: балалар үстерә, хезмәт итә. Мария Федоровна 1994 елда ирен җирли.
    Күптән түгел генә Бөек Ватан сугышы ветераны буларак Мария Федоровнага яңа йорт төзиләр. Ул игътибар һәм ярдәмнәре өчен район җитәкчелегенә рәхмәтле. "Һәр көн саен Ходайдан көч һәм сәламәтлек сорыйм",-ди Мария Федоровна.
    Аның тормыш сөючән һәм ярдәмчел икәнлеге күренеп тора. Без сөйләшеп утырганда да бер-бер артлы күршеләре кереп торды: кайсынадыр киңәш кирәк, ә кайсыдыр күрергә кергән. Киләчәктә дә аның бусагасыннан кеше өзелмәсен иде, дип телисе килә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: