Төзекләндерү рубрикасы буенча яңалыклар
-
Халыкара урман утырту көне
26 апрельдә районның барлык оешма һәм предприятиеләре, шәһәр һәм авыл җирлекләре, район үзәгенең ике мәктәбе агач үсентеләрен утыртуда актив катнашты. Олы Кариле урманчылыгы җитәкчесе Азат Хикмәтуллин Тәтеш питомнигыннан "Акчарлак" спорт сәламәтләндерү үзәге янындагы паркка 135 каен, 100 миләш, 50 куак,12 нарат алып килде. Беренчеләрдән булып паркта каен үсентеләрен комплекслы газ...
-
Экологик десант
22 апрельдә Затон урта мәктәбендә биология һәм экология атнасы масштаблы экология десанты белән төгәлләнде. Ул "Иделнең чиста ярлары"акциясе изге эшләр атнасына багышлап үткәрелде. 5-11 сыйныф укучылары, SMS «балалар", "Ключ" берләшмәсе волонтерлары укытучылар Елена Шәрәфетдинова һәм Ольга Киреева җитәкчелегендә мәктәп каршындагы 200 метр аралыкта яр буен пластик шешәләр, пакетлар һәм башка...
-
Үз өлешеңне керт
Республика территориясендәге урманнарда санитар-экологик хәлне яхшырту- агымдагы елның 14 апрелендә старт алган "Татарстанның чиста урманнары" традицион язгы акциясе әнә шундый изге максатны күздә тота. Урманнарны чүп-чардан, көнкүреш калдыкларыннан, ауган агачлар һәм ботаклардан чистартуда барлык дәүләт һәм муниципаль учреждение һәм ведомство, предприятие вәкилләре һәм мәктәп укучылары катнашачак. Безнең районда "Тәтеш урманчылыгы"...
-
Язгы эшләр
Урамда яз, тирә якта эш кайнап тора. Без дә бу эштән читтә калмадык. Балалар бакчасы хезмәткәрләре чүп-чарны, кипкән яфракларны җыештыра. Үз территориябезне генә чистартып калмыйча, үзебезгә беркетелгән территорияне дә тәртипкә китерәбез.Безгә бу эштә ата-аналар һәм затон кадет мәктәбе кадетлары да ярдәм итә. Алар ярдәмендә якындагы чокырны чүп-чардан, куаклардан чистарттык.
-
Язны каршылап
Кайбер учреждение һәм оешма хезмәт коллективлары чираттагы тапкыр беркетелгән һәм үз яннарындагы территорияләрне җыештырырга чыкты. Бу ялда православие христианнары Пасха бәйрәмен билгеләп үтүгә бәйле рәвештә, күпләре үз учреждениеләре һәм оешма территориясен алданрак тәртипкә китерергә уйлады.
-
Юлларны тәртипкә китерәләр
Район үзәгендә юлларны тәртипкә китерү эшләре дәвам итә.Кама Тамагы юл участогы һәр көнне юл полотнасын тәртипкә китерү өчен билгеле бер күләмдә эш башкара.Шушы көннәрдә Райпо мәйданында һәм өскә таба Карл Маркс урамы буенча чокырларны ремонтладылар.
-
Участковый өчен йорт
Бүгенге көнгә Тәмте һәм Олы Кариледә якын-тирәдәге авылларга хезмәт күрсәтүче полиция участок уполномоченныйларына яшәү һәм эшләү өчен берләштерелгән йорт төзелеше алып барыла. Тәмтедә йортның түбәсе ябылган, Олы Кариледә стенасын өеп, түбәсен ябалар.
-
Җәяүлеләр өчен
Поселок эчендәге юллар һәм тротуарларны төзекләндерү мәсьәләсе район үзәгендәге гражданнар җыеннарында берничә тапкыр күтәрелде. Җәяүлеләр юлы төзелеше, ә кайбер урыннарда ремонтлау даими тормышка ашырыла. Узган ел К.Маркс урамында тротуар төзелеше төгәлләнде. Хәзер җәяүлеләр төзекләндерелгән юлдан эшкә бара, нәниләрне бакчага китерәләр. -Кама Тамагы штпда яшәүчеләр Гагарин урамындагы тротуар реконструкцияләнүен күргәндер. Биредә...
-
Киләчәккә юл
Соңгы елларда районда зур масштабларда юл төзелеше алып барыла. Аның нәтиҗәсендә Казан, Апас һәм Тәтеш юнәлешендәге юллар асфальт-бетон өслекле һәм елның теләсә кайсы вакытында, теләсә нинди һава шартларында барасы килгән җиргә тоткарлыкларсыз барырга мөмкин. Узган атнада юл хуҗалыгының яңа дүрт объекты: җомга көн - «Татавтодор» ААҖ Апас филиалы төзегән Мордва...
-
Һәр йортка - су
Сөйкидә авыл урамнарына суүткәргеч челтәре салу эше дәвам итә. Авыл җирлеге башлыгы Людмила Сахарова әйтүенчә, су булмаган Гагарин урамына линия сузу эше бара. Хәзер һәр йортка су керәчәк. Эш хуҗалык алымы белән алып барыла, анда авыл халкы актив катнаша. Траншея казу өчен шәхси тракторы булган эшмәкәрне яллаганнар, аңа эш хакы...
-
Авылның җәйге мәшәкатьләре
Җәй ахырында Мор.Каратай авылында авыл мәдәният йорты өчен билгеләнгән күп функцияле бина стеналары калкып чыкты. Шушы көннәрдә түбәсен яба башлаячаклар, параллель рәвештә эчке эшләре дә башкарылачак. Подряд эшләрен "Бик тау сервис" ООО алып бара. -Кама Тамагы-Тәтеш трассасыннан авылга кадәр юл төзелеше дә клуб кебек үк шатлыклы күренеш,-ди Кирельск авыл җирлеге...
-
Авылда һәм аның чикләрендә
Троица алдыннан Тәмтедә яшәүчеләр зиратны чистартты. Җирлек башлыгы Андрей Степанов сүзләренә караганда, бер көнгә биредә 10 машина чүп-чар чыгарылган. Соңгы вакытта Горький урамы тагын да матурланды. Бирегә дүрт машина җир кайтартылган, шуның ярдәмендә урамны тигезләгәннәр.
-
Урамнар җыештырылды
Узган атнада Сөйки авыл җирлеге хезмәткәрләре китапханә һәм клуб хезмәткәрләре белән берлектә үзәк урамнан чүп үләннәрен чапты. Аңа кадәр өлкән яшьтәге ялгыз кешеләрне караучы социаль хезмәткәрләр Сөйкидәге кайбер урамнарны тәртипкә китерде.
-
Планнар гамәлгә ашырылырга тиеш
«Чанаңны җәйдән, арбаны кышын әзерлә» -дип юкка гына әйтмиләр. Ул 2012-2013- елгы җылыту сезонына әзерләнү планында бүген дә көнүзәк булып кала.