Мәдәният рубрикасы буенча яңалыклар
-
Драматург рухына дога булып барып ирешсен
23-27 августта районда Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры труппасы эшли.
-
Чаллы авыл мәдәният йортында «Сөлгеләрем – гомер юлдашларым» дип аталган бәйрәм узды
Сөлге элек татар йорты интерьерын бизәүдә зур роль уйнаган, аерым бер җылы һәм нурлы атмосфера барлыкка китергән.
-
Бал спасының тәме нинди?
Бу православие бәйрәмен гадәттәгечә мавыктыргыч һәм күңелле итеп Тәмтедә билгеләп үттеләр.
-
«Кара пулат» операсы Болгарда Кара пулат фонында түләүсез күрсәтеләчәк
«Кара пулат» операсын Болгарда 12 һәм 13 августта карап булачак. Мондый тамашага ихтыяҗ зур булса, оештыручылар аны алдагы елларда да кабатларга әзер.
-
Алма Спасына “Буран әбиләре”н көтәбез
Традиция буенча, җәй көне районда бик күп күңел ачу чаралары уза, шул ук вакытта август бәйрәмнәр саны буенча алдынгылыкны били.
-
Туфан халык хәтерендә яши
29 июнь көнне районга эш сәфәре белән ТР Дәүләт Советы депутатлары килде. Беренче эш итеп алар Туфан Миңнуллинның Олы Мәрәтхуҗадагы музей-утарына юл тоттылар. Күренекле драматургның вафатына быел 10 ел булды.
-
Зөя елгасы буенда безнең артистлар чыгыш ясады
Югары Ослан районына җыр һәм уен коралларында башкару осталыгын күрсәтү өчен талантлар җыелды. «Уйна, гармун» гармунчылар, баянчылар, аккордеончылар һәм тальянчылар фестивале Зөя елгасының матур ярында урнашкан Соболевское авылында узды. Бу бәйрәм кунаклары арасында каматамагылылар да бар иде.
-
Бал тәмен жюри да ошатты
«Татарстан Республикасы Рус милли-мәдәни берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасының Кама Тамагы бүлеге һәм Тәмте мәдәният йортының «Бал тәме» проекты 2022 елда Татарстан Республикасында рус традицион мәдәниятен үстерү буенча республика конкурсы лауреаты булды.
-
Мәдәни афиша
Җәй – мәдәният хезмәткәрләре өчен кызу чор.
-
Безнең районның яшь талантлары - "Җиңү авазы" II Республика фестиваль-конкурсы лауреатлары
Брест крепостеның легендар сакчысы Петр Гавриловның туган ягы - Питрәч муниципаль районының Әлбәдән авылында «Голос Победы - Җиңү авазы» II Республика хәрби-патриотик җыр фестиваль - конкурсы узды.
-
Тенеш поселок китапханәсе ТР Хөкүмәте грантына ия булды
Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең 2022 елда муниципаль мәдәният һәм сәнгать учреждениеләренең иҗат коллективлары проектларына ярдәм конкурсына йомгак ясалды.
-
Кама Тамагы Сабан туена җырчылардан кемнәр киләчәк?
Кама Тамагы Сабан туенда үзешчән артистларыбыз белән янәшә татар эстрадасы йолдызлары – Алсу Әбелханова, Закир Шахбан һәм Айрат Ильясов чыгышлары көтелә. Шулай ук "Гөлләр" татар халык җыр ансамбле матур җырларын бүләк итәчәк.
-
Китапханә тормышы – кабатланмас һәм күпкырлы
27 май – Бөтенроссия китапханәләр көне. Районыбыз китапханәләрендә үз һөнәрләренә тугрылыклы кешеләр халыкны тарихи һәм мәдәни мираска җәлеп итү теләге белән хезмәт итәләр.
-
«Кече мәдәни мозаика» проектлар конкурсында катнашыгыз
Районда «Кече мәдәни мозаика» проектлар конкурсы гамәлгә ашырылачак, аны «ЦКДОН» МБУ белән берлектә «Круглый год» коммерцияле булмаган автоном оешмасы уздыра. Конкурс “Антоновка” социаль-мәдәни үсеш үзәге" проектының бер өлеше булып тора, ул Елена һәм Геннадий Тимченколарның Хәйрия фонды акчасына үткәрелә.
-
Рудник урта мәктәбендә “Георгий тасмасы” дип исемләнгән мастер-класс узды
Җиңү көне алдыннан Үзәк китапханә хезмәткәрләре Рудник урта мәктәбенең 8 сыйныф укучылары өчен Георгий тасмасыннан күкрәк билгесе ясау буенча мастер-класс үткәрделәр.