Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Драматург рухына дога булып барып ирешсен

23-27 августта районда Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры труппасы эшли.

Туфан Миңнуллинны искә алуга багышланган театраль атна 23 август көнне район мәдәният йорты сәхнәсендә башланып китте.

Тамашачылар залында якташыбыз – драматург, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллинның иң тугры тамашачысы җыелган иде.

Аларны район башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин сәламләде.

-Районыбызда инде ун ел рәттән Туфан Габдулла улын искә алу чаралары уздырыла. Ел саен безнең районга горур рәвештә күренекле якташыбызның исемен йөртүче Түбән Кама татар дәүләт драма театры артистлары килә. Районыбызның горурланырлыгы да бар – республиканың ике театры талантлы якташларыбызның исемен йөртә. Минзәлә татар драма театрына аңа нигез салган, беренче режиссеры һәм директоры булган, Олы Кариледә туып-үскән Сабир Өметбаев исеме бирелде.

Быел Түбән Кама драма театры янә тамашачыны Туфан Миңнуллинның данлыклы “Әлдермештән Әлмәндәр” пьесасы белән куандырырга булды. Исән чагында бөек драматург үзенең бу әсәрен туган авылындагы гомерләре буена күпне кичергән, күпне күргән, әмма тормыш ямен югалтмаган аксакалларга багышлавы турында әйтә торган булган.

Моңсу комедия ирексездән тормыш мәгънәсе турында уйланырга мәҗүр итә. Аның темасы һәрвакыт актуаль: тормышка мәхәббәт, яшәргә омтылу. Бу катлаулы заманда Әлмәндәр – һәркемгә дә үрнәк. Нинди генә хәлдә дә төшенкелеккә бирелергә кирәкми.

Каматамагылылар матур спектакль өчен артистларга рәхмәт белдереп, аларны аягүрә алкышладылар. Күпләргә яшь актер Әҗәл ролен башкарган Алмаз Хөсәеновның уйнавы ошады, ул тумышы белән Әлки районы Базарлы Матак авылыннан. Казан театр училищесын тәмамлагач, 2014 елда Түбән Кама драма театрына эшкә урнашкан. Спектакльдәге Әҗәл – Алмаз Хөсәеновның беренче зур роле. Бу рольне талантлы башкаруы өчен ул 2019 елда ТР Мәдәният министрлыгының “Тантана” (“Триумф”) театраль премиясе белән бүләкләнгән. 

-Быел Туфан Миңнуллинның арабыздан киткәненә 10 ел булды, - дип тамашачыларга мөрәҗәгать итте театрның баш режиссеры һәм директоры, спектакльдә төп рольне башкарган Рөстәм Галиев. – Йөрәкләребездә аның истәлеге озак сакланыр. Иҗаты, әсәрләре аша ул мәңге яшәр. Быел аңа 87 яшь тулыр иде, сезнең районга барыбыз бергә аның чираттагы туган көнен билгеләп үтәргә дип кайттык. Бу спектакль драматург рухына дога булып барып ирешсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев