Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Бал спасының тәме нинди?

Бу православие бәйрәмен гадәттәгечә мавыктыргыч һәм күңелле итеп Тәмтедә билгеләп үттеләр.

Авылда озак еллар училище эшләгән, анда умартачы һөнәрен дә алырга мөмкин булган. Нәкъ менә әлеге уку йортыннан бу һөнәрнең иң яхшы вәкилләре чыккан, алар гомерләренең берничә дистә елын умартачылыкка багышлаган. Алар арасында Красновидоводан Михаил Кирсанов, аның гомуми стажы 45 елдан артып киткән, Рус Бортасыннан Анатолий Пашагин, Кама Тамагыннан Рөстәм Сафин күпъеллык эш тәҗрибәсе булган хезмәттәшеннән калышмыйлар.

Дмитрий Сапунов та СПТУ-86 ны тәмамлаган, әмма умарта кортлары белән күптән түгел генә шөгыльләнә икән. Ун ел элек тозакка (ловушка) тоткан бердәнбер умарта күченнән башлаган булган. Александр Варфоломеев озак еллар җирле училищеда эшләгән, бу эшнең нечкәлекләренә өйрәнгән. Ә шәхси умарталыкны күптән түгел генә оештырган, әмма бу эштә уңышка ирешкән инде.

Барлык умартачылар да күпьеллык хезмәтләре һәм балның югары сыйфаты өчен сертификатлар алдылар, аларны авыл мәдәният йорты директоры Татьяна Шәрипова тапшырды.

Атаклы умартачыларның балын биредә сатып алырга мөмкин иде. Кояшта ялтырап яткан татлы бал һәм умартачылык продуктларын бу көнне хатыннары белән бергә саткан барлык умартачылар тәкъдим итте.

Шул ук вакытта тамашачыларның һәм кунакларның кәефен районның төрле авылларыннан килгән иҗат коллективлары күтәрде. Кама Тамагы, Рус Бортасы, Красновидово, Сөйки, Тәмте, Осинникидан хорлар, ансамбльләр һәм солистлар акапель, баян һәм профессиональ аккомпанемент астында җырлар башкардылар, хороводлар әйләнделәр. Беренче тапкыр зур сәхнәгә Варваринодан "Варварушки" триосы чыкты. Район мәдәният йорты хореографы Марат Сәхипгәрәев үзенчәлекле номеры белән сөендерде.

Селфи яратучылар өчен берничә фотозона оештырылган иде. Гармуннар белән эскәмия аеруча популяр булды. Биредә юкә күләгәсендә үк мәдәният йорты хезмәткәрләре төрле үләннәрдән һәм шиңмәс гөлләрдән маковеечкалар-бәйләмнәр җыйдылар. Һәр үлән һәм чәчәкнең үз файдасы, үзенчәлеге бар. Мәсәлән, гөлбадран чирләрдән һәм сихердән саклый, балан тәлгәшләре матурлык, мәхәббәт һәм бәхет символы. Бәйләмдәге һәр үсемлек турында сыйфатламаны укырга һәм нәкъ менә сезгә кирәклесен сайларга мөмкин иде.

Балалар өчен төрле күңел ачу чаралары оештырылган иде, төрле төстәге шикәр мамыгын сатудан башлап, газлы һәм салкынча эчемлекләр, хот-доглар һәм балаларның яраткан башка тәм-томнары белән тәмамлап. Шунда ук батутта сикерергә, карусельдә йөрергә, конкурсларда катнашырга мөмкин иде.

Амелия белән Анжела бәйрәмгә үзләренең әти-әниләре һәм әбиләре белән бергә поселоктан килгәннәр.

- Монда барысы да бик арзан һәм бик яхшы, - дип, тәэсирләре белән уртаклашты алар.      - Күзләрне бәйләп, уенчыкларны кистек, аларның барысы да кызыклы иде, бөтенесен аласы килде.

Фәйрүзә белән Чулпанның Кызыл Байракта дачасы бар. Алар бәйрәм турында социаль челтәрләрдән белгән, килергә булганннар һәм бер дә кызганмаганнар.

- Бик күңелле бәйрәм. Бал да сатып алдык, җырлар да тыңладык.

Гөлфия Сабирова һәм Миләүшә Җәләлова Варваринодан килгәннәр.

- Без артистларыбызга көч бирергә килдек. Алар бүген беренче тапкыр халык алдында чыгыш ясый. Безнекеләрдән кала барысы да костюмнардан икәнне күрәбез. Безгә дә аларны бертөсле киендерергә кирәк, алай  матуррак күренәчәк. 29 августта безгә килегез. Бездә өченче-чикләвек спасы узачак, без шуңа әзерләнәбез. Ә Көрәледә «Бәлеш-бәйрәм»гә әзерлек бара.

Любовь Захарова Тәмте ОПСының хат ташучысы. Ә Валентина Евелева инде 10 елдан артык җәйге вакытта Тәмтедә яши.

- Без бал сатып алдык һәм менә җырлардан ләззәт алып утырабыз. Бәйрәм бик күңелле уза, һава торышы да сынатмады.

Тәмтедән Ангелина Богуш һәм Марина Арсенова - яшь әниләр, ә менә бәйрәмдә беренче тапкыр.

- Элек без бу бәйрәмгә йөрмәдек, ә хәзер җырларны тыңлау, балалар белән йөрү, танышлар белән очрашу бик ошый, - мөгаен, картаябыздыр дип көлә алар.

Мәдәният йорты хезмәткәрләренә мондый чараны клуб янында уздыру уңайлы. Барысы да кул астында - инвентарь, аппаратура, электр. Коллективларга үз чыгышларын көтеп ышыкка яшеренергә урын бар. Ләкин бу мәйданчыкта урын аз. Батутлар белән карусельләр чыршы белән койма арасына авырлык белән генә кереп кысылдылар. Ә тамашачылар ике агач ябалдашлары күләгәсенә омтылдылар.

Тик артистларга гына кояш астында җырларга туры килде. Аларның күбесе өлкән яшьтәге кешеләр. Биредә импровизацияләнгән сәхнә һәм тамашачылар өстендә кояштан да, яңгырдан да саклый торган җиңел япма комачауламас иде.

Гомумән алганда, бәйрәм җылы, кызыклы булды, матур истәлекләр һәм татлы бал тәме калдырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев