Кеше һәм канун рубрикасы буенча яңалыклар
-
Агымдагы елда Кама Тамагы районы территориясендә юл-патруль хезмәте белгечләре тарафыннан исерек хәлдә машина йөртүчеләргә карата 57 беркетмә төзелгән
Чагыштыру өчен: 2016 елның I кварталында 9 беркетмә судка җибәрелгән. Хәтта җиңелчә генә исерек халәттә булу һәм транспорт белән идарә итүнең бер-берсенә капма-каршы булуы тикшерүләр тарафыннан исбатланган. Канда аз күләмдә алкоголь булу да күрү-хәрәкәт координациясенә тәэсир итә. Машина йөртүченең реаль вакытны тою сәләте югала, күрү начарлана, эшкә сәләт кими, мускул...
-
Кама Тамагы район прокуратурасы хезмәт законнарын үтәүдә даими күзәтчелек алып бара
Бу өлкәдә закон бозулар турында район прокуроры урынбасары Денис Суглов сөйли. - Прокуратурага хезмәт законнарын бозу фактлары буенча гражданнар мөрәҗәгатьләренә анализдан күренгәнчә, аларның күпчелеге хезмәт хакын түләмәү белән бәйле шикаятьләргә туры килә. 2015 елда хезмәт законнарын бозуның 305 очрагы теркәлгән. Тикшерү нәтиҗәләре буенча хезмәт законнары таләпләрен бозуны бетерү буенча 19...
-
Кама Тамагы районында яшәүче 10 кеше «Газпром» ААҖдан законсыз рәвештә материаль файда алырга уйлаган
Районда яшәүче берничә кеше, җир участогы чикләрен билгеләү максатында аны межалаганда, участок чикләрен газүткәргечкә таба киңәйтә. Газ белән тәэмин итү объектлары алар участогында калгач, бу гражданнар үз хокуклары бозылган дип санап, «Газпром» ААҖдан матди файда алырга омтыла. Агымдагы елның гыйнварында район комплекслы газ хезмәтенә Тәмтедә яшәүчеләрдән дәгъвалар керә. Шикаятьнең эчтәлеге...
-
Кама Тамагы штпда резин фатирлар бар
"Резин фатирлар" темасы массакүләм мәгълүмат чараларында еш күтәрелә. Күпчелек очракта торак мәйданы хуҗалары чит ил гражданнарын пропискага кертеп законсыз рәвештә матди файда ала. Ә менә милекче берни белмичә "Резин фатир"да яшәве икенче эш. Район прокуратурасы Кама Тамагы районында ТР буенча УФМС территориаль пункты эшчәнлегендә миграция законы таләпләрен саклауны тикшерде. -...
-
Унбиш яшьлек өч малай Кама Тамагы Район прокуроры алдында җавап бирде
Өч яшүсмер балыкка барырга уйлый. Аларга җим алу өчен акча кирәк була. Район прокуроры кабинетында балигъ булмаганнарның хокук бозуын кисәтү буенча эшче төркем каршына унбиш яшьлек өч малай басты. Яшүсмерләр кылган әлеге җинаять авырлардан санала. Алдан сөйләшеп куеп, алар Тәмтедә өч шәхси йортка үтеп керәләр. "Балыкчылар"ның табышы - суыткычлардагы бакыр...
-
9 октябрь - түләүсез юридик ярдәм көне
Өлкәннәр ункөнлегендә түләүсез юридик ярдәм көнендә халыкны кабул итү графигы: сәгать 8.00-11.00- Азизов Марат Мәгъсүм улы; 11.00-15.00- Камонин Владимир Александрович консультация бирәләр. Халык "Богородский рай" КЦСОНда кабул ителә (К.Маркс урамы, 56 йорт).
-
3 кешене чәнчеп үтергән җинаятьче Татарстанга чыгып качкан
Әлеге хәл 14 августта булган. Удмуртиядә Алнаш районы Гондарево авылында өч кешелек гаиләне чәнчеп үтергән җинаятьченең Татарстанда булу ихтималы бар. Җинаять кылуда шикле адәм - 1984 елгы Николай Михеев һәм аның корбаннары гаиләсендә полиция хезмәткәрләре дә бар, диелә ТАСС тараткан хәбәрдә. Үлүчеләрнең өчесе - 1929 елгы хатын-кыз, 1983 елгы ир-ат...
-
Тәмәке саткан өчен штраф түләүгә тартылган
Лениногорскиның Шашин урамында урнашкан бер киоскта тәмәке сату очрагы теркәлгән. Шул киосктан ерак түгел генә 8 нче мәктәп урнашкан. Закон буенча, тәмәке сату урыны 100 метр ераклыкта булырга тиеш. Шулай итеп, киоск хуҗасы, административ хокук бозу сәбәпле, 39 мең штраф түләргә мәҗбүр. https://yandex.ru/images/ http://www.zamansulyshy.ru/
-
"Игътибар - балалар!" акциясе башланды
15 майда "Игътибар - балалар!" кисәтү акциясе башланды. Ул 15 июньгә кадәр дәвам итә һәм өлкәннәр, укытучылар, ата-аналар игътибарын балалар юл травмасына проблемасына җәлеп итәргә тиеш. Балаларның мәктәптә укулары тәмамалана, алар ишек алларына ашыга, велосипедларда һәм роликларда йөри - бу вакытта шоферларга аеруча игътибарлы булырга кирәк. Юлларда балаларны саклагыз!
-
"Югалучылар”
2014 елда районда 8 кеше югалган. Барлык фактлар буенча эзләү эшләре кузгатыла. -Быел полиция бүлегенә кешеләр югалу турында 20 гариза алынды, - ди полиция хезмәткәре Илнар Хөснетдинов. - Шуларның 12се табылды. Берсе туганнарына да әйтеп тормыйча Мәскәүгә китә, икенчесе башы яраланып сырхауханәгә эләгә. Ун кеше өйләренә үзләре кайта. Югалган сигез...
-
Түләүсез юридик ярдәм турында
«РФда түләүсез юридик ярдәм турында» федераль закон һәм "ТРда гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында" ТР законы нигезендә түләүсез юридик ярдәм күрсәтүнең дәүләт системасы кысаларында түләүсез юридик ярдәмнең барлык төрләрен алуга гражданнарның 11 категориясе хокуклы (телдән һәм язмача формада хокукый консультация, гаризалар, шикаятьләр һәм үтенечләр, башка төр хокукый характердагы документлар...
-
Балаларга хокукый ярдәм
20 ноябрьдә РФ субъектларында "РФда түләүсез юридик хезмәт күрсәтү турында"гы ФЗны гамәлгә кую мәсьәләләре буенча Хөкүмәт карары нигезендә балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне үткәрелә. Безнең районда ул Кама Тамагы урта мәктәбе базасында оештырыла. Әлеге чараның төп максатчан төркеменә түбәндәгеләр керә: ятим балалар, әти-әнисез калган балалар, шулай ук аларның законлы вәкилләре;...
-
Парламент дәресе
20 октябрьдә кадет мәктәбе укучылары Парламент дәресе үткәрүгә әзерләнә. 20 октябрьдән 20 декабрьгә кадәр Татарстанның барлык белем бирү учреждениеләрендә "Закон кайда туа" темасы буенча Парламент дәресе үткәреләчәк. Әлеге дәрес кадетларда сәяси культура формалаштырырга, гражданинның җәмгыятьнең социаль-сәяси тормышындагы ролен аңлауга, җәмәгать тормышында актив катнашу күнекмәләре үстерүгә юнәлдерелгән. Шулай ук иҗта эшләре...
-
Кисәтү әңгәмәсе
Тарту катнашмалары тарату, бигрәк тә яшьләр арасында, хакимият органнары, хокук саклау органнары һәм җәмәгатьчелектә җитди борчу турыда. Моңа бәйле рәвештә балалар һәм яшүсмерләрнең тыелган тарту катнашмаларын куллануын кисәтү буенча комплекслы чаралар күрү зарурлыгы барлыкка килде. Кама Тамагы урта мәктәбенең 8-11 сыйныфларында ПДН инспекторы Гөлнара Кондратенко кисәтү әңгәмәсе үткәрде. Ул тарту...
-
Хокук тәртибен саклаучы
Сорау алучы хезмәте үзенчәлекле дә, җаваплы да. Тупланган материалларга нигезләнеп кеше язмышы хәл ителә. Тикшерү вакытында хаталарга юл куелган яки милек дәлилләре законны бозып алынган булса, җинаять кылучының гаебен судта исбатлау авыр. Полициянең өлкән сорау алучысы Дмитрий Зиновьев үз эшенә җитди карый. Ул бу вазыйфаны 2010 елдан башкара. Россия ЭЭМ...