Җинаятьчелек рубрикасы буенча яңалыклар
-
Рафис Кашапов өч елга төрмәгә хөкем ителде
Чаллы шәһәр мәхкәмәсе милли хәрәкәт җитәкчеләренең берсе Рафис Кашаповка, халыклар арасында дошманлык һәм нәфрәт тудыруда гаепләп, өч елга төрмә җәзасын бирде. Кашапов Кырым аннексиясенә каршы интернетта язмалар тараткан өчен Русиянең бөтенлеген бозуга чакыруда, халыклар арасында дошманлык һәм нәфрәт тудыруда гаепләнеп, узган ел ахырында кулга алынган иде. 10нчы сентябрь булган утырышта...
-
Урып-җыюдагы вакыйга
Узган атнада "Кама Тамагы" АХПның Кече Салтык бүлекчәсендә комбайнга ут каба. "Свияга" Апас отрядыннан Рамил Мингалиев идарә иткән комбайнның чапкычы җимерелә. Ул аны ремонтлау өчен машина-трактор паркы территориясенә керә. Ремонт барышында электр чыбыгында кыска ялганыш барлыкка килә һәм чапкычка ут каба. Кечесалтыклылар аны мөстәкыйль сүндерә ала, әмма 116нчы янгын коткару...
-
15 яшьлек кызны йөргән егете үлемнән коткарып калган
15 яшьлек кыз аска ташланырга теләп, 9 нчы катның тәрәзә төбенә менеп утырган. Башкаларга күп катлы йортның подъездында әлеге кызны сәгатьләр буе үгетләргә туры килгән. Гадәттән тыш хәл булган урынга шәһәрнең ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре, психологлар да чакыртылган. Бераздан кызның әтисе һәм йөргән егете дә килеп җиткән. Нәкъ менә егетенең үгетләве...
-
Пистолет белән янап карбыз урлаган
29нчы август көнне Казанның «Азино-2» полиция бүлегенә карбыз урлау турында хәбәр килеп ирешә. Зыян күрүче сүзләренә караганда, билгесез адәм исерек килеш пистолет белән янап һәм һавага 3 тапкыр атып, карбыз урлаган. Җинаять урынына килгән полицейскийлар шикләнелүченең кайдалыгын ачыклый һәм аны тоткарлый. 32 яшьлек ир-егетнең полиция хезмәткәре булуы ачыкланган. http://Безнең гәҗит
-
Исереп юлда йокласаң өстеңнән чыгулары мөмкин
Буа районы, Түбән Наратбаш авылы янындагы юлда фаҗига була. «ВАЗ-21033» һәм бер чит ил машинасы йөртүчеләр, төнлә белән юлда исереп йоклаган егетне күрмичә, аны таптап узганнар. Мәрхүм 1986нчы елгы, Түбән Наратбаш авылыныкы булып чыга. Юл һәлакәте буенча тикшерү эше ачылган. http://Безнең гәҗит
-
Миннән нәрсә аласың
Хокук саклау органнары хезмәткәрләре сүзләренә караганда, күпләр үз милекләрен саклау кагыйдәләре турында кайгыртмыйча шундый фикер йөртә. Бәла килеп чыкканнан соң гына кешеләр урланган милекне кире кайтару өчен шактый көч һәм вакыт кирәк булуын аңлый. -Безнең районда җинаятьләрнең 92 процент милеккә карата кылына,-ди полиция бүлеге җитәкчесе урынбасары Эдуард Идиятуллин. Болар нигездә...
-
Кайнар эзләрдән
7 декабрьдә Куйбышев Затоннан чыгу юлында юл кырыенда авыр хәлдәге ир атка юлыгалар. Сырхауханәгә алып барганда аңына килмәч вафат була. Травма бәяләмәсе буенча полиция хезмәткәрләре аны машина бәрдергән дип фаразлый. -Вакыйга урынын караганда бампер калдыгы ачыкланды, - ди ЮХИДИ инспекторы Рәмис Мозаффаров. - Әлеге калдык буенча машина маркасын якынча ачыклый...
-
Яманлыкка мең юл, дөреслеккә бер юл
Районда яшәүче бер яшүсмер балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү буенча мәгариф идарәсе, балигъ булмаганнар эше инспекциясе, полициянең участок уполномоченныйларының уртак тырышлыгын юкка чыгарган. Җиде тапкыр җинаять кылып, ул балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү буенча Мәгариф һәм фән министрлыгы рейтингында республика буенча 34 урыннан 8 урынга күтәрелгән эш йомгаклары...
-
Криминал
Спиртлы эчемлекләрне күп эчү 2014 елның 8 гыйнварына каршы төндә кеше үтерүгә сәбәп булган. Тәмте авылында бергәләшеп аракы эчкән вакытта элек хөкем ителгән 43 яшьлек ир-атның 24 яшьлек танышына ачуы чыга. Егетнең үзеннән физик яктан көчле икәнен аңлап, өеннән пычак алып чыга һәм аның күкрәгенә ике тапкыр кадый. Алынган яралардан...
-
Иң мөһиме – уяулык
Республикада кайбер районнарда дини биналарга ут төртүгә бәйле булган соңгы вакыйгалар төбәк халкының күпчелеген борчуга салды. РПҮ Татарстан митрополиясе митрополиты Анастасий һәм ТР Диния нәзарәте идарәсе рәисе Камил Сәмигуллин бу уңайдан борчуларын белдерде. Алар уртак гаризага кул куйды. Анда дини объектларга карата вандаллык дингә табынучыларның хисләрен мыскыллау булып тора дип...
-
Куркынычның «сары дәрәҗәсе»
Яңа Чишмә һәм Чистай районнарында ике чиркәүгә ут төртүгә бәйле рәвештә, районыбызда 18 ноябрьдән террорлык янауның сары дәрәҗәсе кертелде. Ул теракт мөмкинлеге турындагы мәгълүматның раслануын аңлата, әмма әзерләнүче атака вакыты һәм урыны билгеле түгел. Район халкына җәмәгать урыннарында калдырылган сумкаларга, районга килгән шикле чит ил гражданнарына карата аеруча игътибарлы булырга...
-
Хокук тәртибе сагында
РФ ЭЭМ «Югары Ослан» муниципаль районара бүлекнең «Кама Тамагы» полициясе бүлекчәсе октябрь аенда кайбер кисәтү операцияләренә йомгак ясалды. 10 октябрьдә «Уңыш» операциясенә йомгак ясалды, 12 октябрьдә «Нелегал» операциясе тәмамланды, «Контрафакт» һәм «Арсенал» операцияләре вакытында закон бозган гражданнар ачыкланды һәм административ җавапка тартылды. «Мәк» операциясенең еллык икенче этабы башланды, ул 31...
-
Берничә юл белән
4 августтан 10 августка кадәр Кама Тамагы полиция бүлекчәсенә җинаятьләр һәм һәлакәтләр турында 42 гариза кергән. Менә аларның кайберләре: 6 августта Кама Тамагы штпда яшәүче дача йортыннан милкен урлаучыларны җинаять җаваплылыгына тартуны үтенеп гариза китерде. 7 августта шулай ук Кама Тамагы штпда яшәүче йорт ишек алдыннан 4 рам бал һәм...
-
Күңелсез хәлләр
Урлавы җиңел дә, җавап тотуы авыр. Әлеге мәкальне 5-11 мартта эчке эшләр бүлегенә кергән мәгълүматлардагы фактларда телгә алынучылар исенә төшерәсе килә. 9 мартта төнге сәгать 11дә Сөйки авылындагы янгын сүндерү депосыннан DVD-уйнаткыч һәм ике бензин пычкысы урлыйлар. 9 марттан 10 мартка каршы төндә Тәмте авылында яшәүче йортыннан продуктлар урланган. Язгы...
-
«Үлемне кайда саталар?»
19-29 мартта ТРда РФ наркотиклар әйләнешенә конттроль буенча Федераль хезмәт «Үлемне кайда саталар - хәбәр ит» Бөтенроссия наркотикларга каршы акциясенең I этабы үткәрелә. Наркотикларның законсыз әйләнешенә, наркотикларга бәйлелекне дәвалау һәм тернәкләндерүгә бәйле сораулар, шулай ук наркотикларны медицинадан тыш куллануны кисәтү чаралары турында түбәндәге белгечләрдән консультация алырга мөмкин: наркоконтроль: 8 (84374)...