26 декабрь 2013 яңалыклары
-
Искә алып
Кичә район үзәгендә сугышчан гамәлләрдә катнашучылар хөрмәтенә һәйкәл ачылды. Сугышчы-интернационалистлар һәйкәл ачу тәкъдиме белән чыккан иде. Яңа ел алдыннан һәйкәл ачылышына солдатлар батырлыгын искә алырга Бөек Ватан сугышында катнашучылар, әфганчылар, аларның ата-аналары, укучылар, хезмәт коллективлары вәкилләре, район хезмәте җитәкчеләре килгән иде. Чараны МР башлыгы Зөфәр Гарәфиев ачып, яхшы идеяләре өчен...
-
Чыршы утлары кабынды
25 декабрьдә район мәдәният йорты мәйданчыгында үзәк Яңа ел чыршысы ачылды. Бала- чага һәм өлкәннәр район үзәгендә бизәлгән төп "урман чибәрен" күрергә һәм күңелле уеннарда катнашырга җыелды. Мәдәният йорты хезмәткәрләре агымдагы елда каматамагылылар өчен үзенчәлекле Яңа ел программасы әзерләгән. Әкият геройлары һәм киләсе ел символы булган ат, Кыш бабай һәм...
-
Президент чыршысы
Чәршәмбе «Татнефть-Арена» боз спорт сараенда ятим балалар, күпбалалы гаиләләрдәге балалар, балалар һәм яшьләр имҗтимагый оешмалары лидерлары, уку алдынгылары, ярышлар, фестиваль һәм конкурсларда җиңүчеләр өчен республика Яңа ел чыршысы булды. Районыбыздан 18 бала анда катнашып, матур тәэсирлар һәм ТР Президенты бүләген алды.
-
Безнең дәвамыбыз – балаларда
Кичә муниципаль район башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә чираттагы тапкыр тантаналы шартларда ана капиталы сертификаты тапшырылды, шулай ук бала тууны тантаналы теркәү үткәрелде. Ул агымдагы елның 23 декабрендә туган Рузанна Шәрипова иде. Сертификатны әтисе Рәмзил Шәрипов алды. Бу юлы тантаналы чарага Хафизовлар, Наумовлар, Хөснетдиновлар, Миңнегалиевлар һәм Перевозниклар гаиләсендә туган нәни гражданнар...
-
Ярминкә бизәкләре
Федераль закон һәм ТР Министрлар кабинеты карары нигезендә, ярминкәләрне дәүләт хакимияте органнары, җирле үзидарә, юридик затлар, шәхси эшмәкәрләр оештыра. - Ярминкә сәүдәне автомашинадан яки билгеләнгән палаткалар һәм башка сәүдә урыннарыннан сату мөмкинлеге булган төзекләндерелгән территориядә үтәргә тиеш, - ди район прокуроры Фәнис Шәйхаттаров. - Ярминкәне оештыручы аны үткәрү буенча чаралар...
-
Урман чибәрен – һәр йортка
Урман чибәреннән башка нинди Яңа ел булсын ди? Өйләрендә чыршы бизәргә теләүчеләрнең кайсы аны базарда сатып ала, кайберләре исә аны законсыз рәвештә урманнан кисеп кайта. Олы Кариле урманчылыгы җитәкчесе Азат Хикмәтуллин әйтүенчә, быел аерым кешеләр тарафыннан чыршы һәм наратларны законсыз кисү очраклары теркәлмәгән. Узган елда мондый бер очрак теркәлгән, гаепле...
-
Яңа елга бизәү эше
Тәмте мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре үз территорияләрен кар сыннары һәм гирляндалар асылган чыршы белән бизәгән. Хезмәткәрләр үз биналары тәрәзәсен бизәүгә иҗади фантазия күрсәтеп, аларга яңа ел бизәкләре төшергәннәр.