"Идел таңнары" газетасы - Кама Тамагы районы
Бөек Ватан сугышы фронтларына районнан 11664 кеше чакырылган, 5818 е һәлак булган, 5826 кеше әйләнеп кайткан. Быел Бөек Җиңүнең 78 еллыгын район ветераннары - Вазыйх Ногманов һәм Николай Макарычев кына каршылый.
Таучылар поселогында яшәүчеләр почта бүлекчәсе җитәкчесе Резидә Әсхәдуллинаның өндәвенә бик актив җавап бирәләр, хәрбиләргә кирәкле булган барлык әйберләрне дә почтага китерәләр.
0