Бу хезмәтне саннар белән үлчәп булмый
Социаль хезмәткәрләр эшен тонналарда, данәләрдә яки километрларда үлчәп булмый. Ул һәр хезмәткәрнең кешелеклелек сыйфатына, шәфкатьлегенә, игелегенә, әдәплегенә бәйле.
Районда яшәүче 8 меңгә якын кешегә социаль ярдәм күрсәтелә, бу район халкының 48%ын тәшкил итә. Безнең районда өлкәннәргә, инвалидларга, күпбалалы гаиләләргә һәм авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә ташламалар, гарантияләр һәм социаль хезмәтләр...