Гражданнарны бердәм кабул итү көне
Сишәмбе, 17 сентябрьдә 10.00нан 20.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы буенча ФСКН идарәсе республиканың зур шәһәрләрендә бердәм гражданнар кабул итү көне оештыра.
Бу көнне Казан, Яшел Үзән, Түбән Кама, Яр Чаллы, Әлмәт, Алабуга һәм Бөгелмә шәһәрләрендә яшәүчеләр наркоконтроль идарәсе җитәкчесе, урынбасары һәм җитәкче ярдәмчесенә, шулай ук мәгариф идарәсе белгечләренә, балигъ булмаганнар...